25 август 2015 яңалыклары
-
Яңа стандартлар һәм мәктәпкәчә тәрбия
Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС - ФГОС) кертелү - мәктәпкәчә тәрбия оешмалары алдына зур бурычлар кую белән беррәттән, яңа эшчәнлеккә мөмкинлекләр дә ачты. ФДББС мәктәпкәчә яшьтәге баланың балалар бакчасын тәмамлаганда яшәү урынына, милләтенә, социаль статусына карамыйча, шәхси характер формалаштыруны билгели. Стандартта бәян ителгәнчә, мәктәпкәчә белем гомуми...
-
“IТ-Чемпион – 2015“ республикакүләм бәйгесе
"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесендә мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр районда актив катнашып күп балл җыйган 3 укучы планшетлы компьютер белән бүләкләнә. Әлеге конкурс 2 этапта уздырыла (I этап: 18 март - 31 июль; II...
-
Һөнәрле үлмәс...
Татарстанда 2012 елда эшли башлаган "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты - балалар һәм яшүсмерләр арасында техник иҗатны үстерүгә, икътисади бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проектларның берсе. 2012 елда без "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты нигезендә Балалар иҗат үзәгендә фәнни-иҗади мәйданчык булдырдык. Шулай итеп, техник иҗат системасын яңадан торгызырга омтылыш ясадык. Бүген барысы...
-
Атка печән кем сала?
Быел район мәктәпләрен 514 тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучысы тәмамлап, 372се читкә китте. IX сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе институт каршындагы колледж, техникумнарны сайлый, чөнки БДИ биреп торасы юк, укып бетергәч, имтихан бирмичә генә институтның III курсына кабул итәләр. Быел IX сыйныфны тәмамлаган 356 укучының 139ы гына (39%) Х сыйныфта укуын дәвам...
-
Хөрмәтле сайлаучы!
2015 елның 13 сентябрендә булачак Татарстан Республикасы Президентын, өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл Советы депутатларын сайлаулар булачак. Тавыш бирү көнендә үзегезнең сайлау участогына килү мөмкинлеге булмаган очракта(отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләти һәм иҗтимагый вазыйфалар башкару, сәламәтлек торышы), Сезнең үзегез язган гариза нигезендә 2 сентябрь...