25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Актанышта "Милләтләр кроссы-2016" бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде (+ФОТООТЧЁТ)
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Ярышта1500гә якын кеше катнашты. ЯРЫШ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ: Балалар бакчалары буенча: Данияр Мисбахов ("Умырзая") Амалия Галиева ("Ромашка") 1-4 класслар арасында: Сөембикә Яппарова (АСОШ №2) Айдар Шириев ("Тылсым") 5-8класслар: Эльмира Хаерова (АСОШ №2) Динислам Закиров (АСОШ...
-
Актанышта - "Милләтләр кроссы-2016" (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Ярышта1500гә якын кеше катнашты. Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Кросста катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев сәламләде. Ул бүген...
-
Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы министры булырмы?
Сайлаулардан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасы депутаты буларак эш урынын калдырачагы тәгаен билгеле булды. Аның урынына бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булачак, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу уңайдан ул болай дип җавап биргән: - Юк, мин авыл хуҗалыгы министры булып күчеп...
-
Кайсыгызның кулы җылы?
Күңел җылысы ташып торган, бала яраткан, аннан һич туя белмәгән игелекле кешеләр күп арабызда. Алар тормыш ыгы-зыгысында ялгыз, яклаучысыз калган ятимнәрне канат астына алырга, гаилә җылысын, ата-ана назын бирергә әзерләр. Районыбыздагы мондый үксезләрне сыендыручы гаиләләр ел саен гөрләтеп үз сабантуйларын уздыралар. Бу җәй башында Әнәктә узган сабантуйда без җирлектә яшәүче...
-
Солдат егетнең әти-әнисенә - подполковник, 1нче реактив артиллерия дивизиясе командиры А.Грунчевтан Рәхмәт хаты
Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәүче Түбән Гәрәй авылы егете Рамил Мәрдановның әти-әнисе Әфка Муллаян улы һәм Равия Фарсый кызы исеменә подполковник, 1нче реактив артиллерия дивизиясе командиры А.Грунчевтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән. "Улыгыз Рамил Мәрданов дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Тактик өйрәтүләрдә катнашып, алган белемнәрен...
-
Хөрмәткә һәм ихтирамга лаек җитәкче
Актаныш авылында яшәүче хезмәттәшебез, җитәкчебез Әлфирә Харисовага 19 сентябрь көнне 50 яшь тулды. Коллективта, кешеләр арасында дәрәҗәле һәм асыл сыйфатларга ия булган остазыбыз, моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, моннан 50 ел элек, Актаныш районының иң матур авылларының берсе - Түмерҗә авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау нияте белән Казанга...
-
Гаделлек һәм хезмәт сөю яшьтән бирелгән
Көчле ихтыярлы, башлаган эшен ахырына җиткерүче, тәвәккәл, эшлекле ханым буларак беләләр аны районда. Максатына ирешү өчен армый-талмый хезмәт куя, яшәүнең тәмен, тормышның ямен белеп гомер итә Ләйсән Фәхертдинова. Бүгенге мул тормышына килеп җиткәнче шактый тырышырга, тир түгәргә кирәк булганын Ләйсән апа үзе һәм гаиләсе генә белә. Хезмәт сөю һәм гаделлек...