25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район ЗАГС бүлегендә - "Гаилә мәктәбе дәресләре" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары -Актаныш районы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган - архивның...
-
Татарстан районнарында үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгак ясалды
Шулай ук 2017 елга үсеш планнары да билгеләнде. 2016 елның 17 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарда һәм инвесторлар тарафыннан агымдагы елда үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгаклар ясау һәм 2017 елга үсеш планнары буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмәләр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Чаллыда балконда бер ай элек үлгән ир-ат мәете тапканнар
Судмедэкспертиза Яр Чаллының 17 нче комплексындагы йорт балконында табылган ир-атның айдан артык элек үлгән булуын әйткән. Мәетне үлүченең кыз туганы тапкан. Ир-ат башына ау мылтыгыннан атып, үз-үзенә кул салган. Мылтык йөртергә рөхсәтне ул 2015 елда алган булган. Мәет янында кыз туганының телефон номеры күрсәтелгән кәгазь дә булган. Беркайда да эшләмәүче...
-
Имтиханнарны бергәләп җиңик
2005 елда имтихан буларак 9нчы, 11нче сыйныф укучылары тормышына кыюсыз гына кереп барган дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханы хәзер иркенләп түргә узды. Барыбызны, җиңел генә, үзенә кирәк якка бора ул: рус телендәге дәресләрне сайларга мәҗбүр итә, яраткан шөгыльләрне читкә куеп, өстәмә дәресләргә, репетиторларга йөгертә. Кемнәрдер ул безне тәртипкә...
-
Эшлим дисәң, йөрергә һәм күрергә кирәк
Авыл хуҗалыгына багышланган семинарның чираттагысы 22 ноябрь көнне "Нур" хуҗалыгында үтте. Аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелек итте. Аның: "Нинди генә хуҗалык булуга карамастан, анда башкаларга үрнәк алырлык бер әйбер була", - дигән сүзләренең хаклыгына киңәшмә ахырында чынлап та инандык. Табигатьнең соңгы араларда кешеләр белән...