25 декабрь 2022 яңалыклары
-
Бүген Актанышның иң көчле теннисчылары ачыкланды
Бүген «Батыр» спорт сараенда өстәл теннисы буенча районның иң көчле теннисчылары көч сынашты. Турнирда 30 дан артык спортчы катнашты. Ярыш бик күңелле hәм оешкан төстә үтте. Ярышның ачу тантанасында ноябрь аенда Татарстан беренчелегендә чемпион калган егетләрне котлау тантанасы да булды.
-
Актаныш авылында яшәүчеләр игътибарына: Иртәгә кайбер урамнарда ут булмый
26 декабрь көнне Актаныш авылының Хәсән Туфан, «Яшьләр», Һади Такташ, Нур Баян, Салих Сәйдәшев, Шамил Усманов, 8 март, Җиңүнең 50 еллыгы урамнарында 09-16.00 сәгатьләрдә электр уты булмаячак.
-
Ленар Зарипов 100 алдынгы укучыга: «Дөньяда иң авыры -кеше булып калу, кеше булып калыгыз!»
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә 100 иң алдынгы укучы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Сабир Өметбаев исемендәге дәүләт татар драма театры артистлары белән берлектә оештырылган бәйрәмне башыннан ахырына кадәр район башлыгы Ленар Зарипов та тамаша кылды.
-
Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә 100 алдынгы укучы хөрмәтләнде
Бүген районыбызның иң булган, иң уңган, укуда, спортта, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән 100 укучысы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнаша.
-
Кишер канны арттыра, томауны бетерә, йөрәкне ныгыта
Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар. 0