26 июль 2012 яңалыклары
-
Урып-җыю көндәлегеннән
Ара-тирә явып узган яңгырлар урып-җыю кызуын берникадәр сүрелдерсә дә, кырларда хезмәт дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 4381 гектар мәйданда эш тәмам (уңышны җыеп аласы мәйданнарга караганда 10 процент), тулаем җыем 110483 центнер тәшкил итә. Шуның 42 мең центнердан...
-
Пляж волейболы
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге районның барлык яшьләрен, студентларны 27, 28 июльдә пляж волейболына көтеп кала. Очрашу урыны - 80 нче һөнәр лицее стадионы. Башлана 17 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Футбол буенча чемпионат үтәчәк
3-5 август көннәрендә авыл яшьләре арасында футбол буенча чемпионат үтәчәк. Ярышлар 4 зонада: Киров, Байсар, Яңа Кормаш һәм Уразай җирлекләрендә уздырылачак. Уеннар 18 сәгатьтә башлана. Финалга чыккан командалар 80 нче һөнәр лицее стадионында көч сынашачак. Заявкалар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә кабул ителә.
-
Кешенең матурлыгы аның эш–гамәлендә күренә
Раянова Венера яңа балалар киемнәре белән, Хөрмәтуллин Илшат 6000 сум күләмендә көнкүреш кирәк-яраклары белән һәм акчалата мохтаҗларга ярдәм иттеләр. Иганәчеләргә Игелек үзәге зур рәхмәт белдерә, ныклы сәламәтлек, озын гомер тели. Илләр имин, дөньялар тыныч булып, яшәеш балаларның шат авазларына күмелсен.
-
Вакытыгыз һәм акчагыз янга калсын
Ведомстволар арасындагы электрон хезмәттәшлек гражданнарның вакытларын һәм акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирә башлады. Бу тәртип быелның 1 июленнән гамәлгә керде. Әлеге яңалык йорт төзүчеләрнең, ипотекага фатир алучыларның, җирләрен рәсмиләштерүчеләрнең күңелләренә хуш килми калмас. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 25 июль, 2012 57 (9702)санында
-
Кемгәдер рәхәт, ә Җир–Анабызга...
Шулай да явыз инде адәми зат дигәннәре. Бик тә явыз. Никадәрле купшы чүпрәк-чапракка төренсә дә... Тузан бөртеге очып кунарга курыккан берсеннән-берсе затлы, ялтыравык машиналарда җилдерсә дә... Тырыша-тырмаша, шактый гына авырлыклар аша акрын-акрын адымнар белән кешелек ярлылыктан, икътисади, сәяси хәрабәләрдән чыгарга, югарыга үрмәләргә маташа сыман... Тик әле әдәп-әхлак, культура, тәрбиялелек кебек...
-
Мәгълүматыгыз булса...
2012 елның 19 июле, көндезге 10 сәгать 30 минутлар тирәсендә Казан шәһәренең Таң (Заря) урамында урнашкан 28нче йорт подъездында утлы коралдан алган яралары белән Татарстан Республикасы баш мөфтие урынбасары 1963 елгы Якупов Вәлиулла Мәхмүт улының үле гәүдәсе табыла. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе (кеше үтерү) буенча җинаять...
-
Ярдәм итүчегә – акчалата бүләк
12 июльдән 13 июльгә каршы төндә билгесез кешеләр район үзәгенең Ленин паркында 4 эскәмия-утыргычны, 1 чәчәк клумбасын әйләндереп, район мәдәният йорты каршындагы паркта 5 фонарь баганасына зыян салалар. Шул ук төнгә каршы "Актаныш" кунакханәсе каршындагы реклама щитының пыяласын ваттылар. Бу фактлар буенча РФ Җинаятьләр кодексының 214 нче маддәсе (вандализм) нигезендә...