26 июль 2021 яңалыклары
-
Подтверждено 4 случая смерти от коронавирусной инфекции в Татарстане
Подтверждено 4 случая смерти от коронавирусной инфекции в Татарстане: две женщины 1932 и 1946 года рождения, двое мужчин 1937 и 1966 года рождения.
-
“ЛАЧЫН” БОЗЫ- ӘЗЕР!
Бүген хоккейчылар беренче тапкыр өр-яңа бозга аяк басты, шома бозның ныклыгын, сыйфатын сынап карады.
-
ЦИК Татарстана досрочно закупила маски, перчатки и антисептики на участки думских выборов
Центральная избирательная комиссия РТ досрочно закупила средства индивидуальной защиты для организации осенних выборов. Об этом сообщил председатель ЦИК РТ Андрей Кондратьев.
-
КИЧКЕ АШКА- АТ ИТЕННӘН ПӘРӘМӘЧ!
Иң тәмле пәрәмәчләре, риваятьләре, уңган остабикәләре һәм өйләнмәгән чибәр егетләре белән дан тоткан Пенза өлкәсе Кочалейка авылыннан Сафия апа Еникиева җирле татар халкы пешергән пәрәмәч, ә аларча әйтсәк, пәрәмәчәне пешереп күрсәтте.
-
КҮРШЕЛӘРДӘ ФАҖИГА: Минзәлә районында 56 яшьлек комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.
-
Герой кайткан: Райондашыбыз Социалистик Хезмәт Герое Сәгыйрь абый Гыйльманов турында хатирә
Моннан шактый еллар элек Социалистик Хезмәт Герое Сәгыйрь абый Гыйльманов та Сабантуйга кайткан, дигән хәбәрне ишетүгә, үзе белән очшарасы килү теләге туды. Аның Яңа Әлем авылындагы туганнары Ләйсән һәм Ралиф Фәхертдиновларда икәнлеген белеп, шунда юл тоттым. Очрашу хатирәләрен сезнең белән дә уртаклашасым килә. Лилия Шәйгәрдәнова
-
АКТАНЫШТА «УҢЫШ-2021» ОПЕРАЦИЯСЕ ДӘВАМ ИТӘ: Узган елгы кебек комбайнсыз калмыйк тагын!
2020 елның урып-җыю чорында «Таң» хуҗалыгында «Acros» маркалы комбайнга ут кабып, миллион суммадагы техника янып көлгә әйләнде. Пожар сәбәбе: комбайнның май үткәргеч торбасы шартлый, аккан сыеклыкка шунда ук ут каба һәм бөтен техниканы ялкын чорнап ала.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла
Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.
-
"Озын тәнәфес" бәйгесеннән безнең команда Казанга җиңү белән кайтты
Казанга Кырымнан «Озын тәнәфес» конкурсы җиңүчеләре кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов каршы алды.
-
ГӨЛЛӘР КОЯШКА ҮРЕЛӘ: Актанышның беренче санлы мәктәбен асма гөлләр бизи
Актанышның беренче санлы мәктәбе ишек алдын җете чәчәклекләр бизи. Кызыл, ак петунияләр, сары бәрхет чәчәкләр бер-берсен тулыландырып милли бизәкләр хасил итә.