28 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Район мәктәпләрендәге иң оста сыйныф җитәкчеләре билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)
25-26 гыйнвар көннәрендә Пучы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте. Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 25 мәктәптән мөгаллим-мөгаллимә катнашты. Шактый киеренке барган бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Байсар мәктәбеннән Эльвира Мурзина яулады. Икенче урында - Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Сәрия Масалимова, өченче...
-
Илһам яшьне сорамый
Хәзерге заманда шигырь укучылар, аларны яттан сөйләүчеләр бармак белән генә санарлык. Чөнки барыбызны да интернет шаукымы үзенә бөтереп алды. Өлкән яшьтәгеләр исә башкалар җырлаганны, сөйләгәнне генә тыңлап хозурланырга ярата. Ә менә Нәсимә әби Хашимова 95 яшендә барыбызны да шаккаттырып, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яттан сөйли. Алай гына да түгел, үзе дә...
-
Башкортстандагы һәлакәттә әнисе белән улының гомере өзелгән һәм биш кеше имгәнгән
Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты. Башлангыч мәгълүматлар буенча,...
-
Җаваплы идарә вәкиләре “ауга чыкты” (ВИДЕО)
Татарстанда 82 меңнән артык үзйөрешле техника бар. Үзйөрешле техника дигәннәренә нәрсәләр керәме - трактор, комбайн, тагылма арбалар, мотовездеходлар, кар чаналары, квадроцикллар.Әлеге техниканың 40 проценты бүген шәхси хуҗалыкларга туры килә. Аларны теркәү эшләрен һәм техник халәтен "Гостехнадзор" идарәсе белгечләре күзәтеп тора. Соңгы елларда күпләр үзләренә яңа техника алырга тырыша. Тик авыл...
-
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100...