28 октябрь 2023 яңалыклары
-
Эчкән хәлдә машина йөрткән райондашыбызга нинди җәза бирелгән?
10 октябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Мусин Таһир Хисаметдин улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
-
10 меңнән артык кеше «Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә катнашты
Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Быел республикада экологияне саклау темасына багышланган 500дән артык дәрес үткәрелгән, ә бу экологик хәрәкәт оешканнан бирле сигез елда аларның гомуми саны 1,2 меңгә җиткән. Шулай ук 1 меңнән артык өмә уздырылган. Әлеге чараларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.
-
«Актаныш-информ»ның якын дусты Дәлия Сөбханова: Почта тартмасына газета салмасалар бер дә күңелле түгел
Яңа Кормашның өлкәннәре яшәешләрен газета-журналлардан башка күз алдына да китерә алмыйлар.
-
Эчеп эләккәннәр- ике райондашыбыз таныклыксыз калды
28 сентябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Мостаев Салават Мирякуб улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. Шушындый ук эчтәлектәге утырыш Бәдертдинов Фәнис Фарис улына карата да хөкем карары чыгарды.
-
Яңа Кормаш почта бүлеге җитәкчесе: Газета-журналларга яздыру планын да үтим, товар да сатам (фотолар)
Газета-журналларга яздыру чоры почта бүлекчәләрендә җаваплы да, четерекле дә вакыт.
-
Эшнең башы — тимерлектә, дәвамы — язгы басуда
Агронсәнәгать тармагының районкүләм семинары кысаларында эш сәфәребез «Чишмә» хуҗалыгының остаханәсенә, машина-трактор паркына да төште.