29 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
700дән артык кеше сәхнәгә менде
Хезмәт алдынгыларын 2013 ел йомгаклары буенча билгеләделәр. Кемнәр ул иң-иңнәр? Аларны ачыклар вакыт җитте. Ә аңа кадәр якын тарихка күз салыйк. Ишекләре дә ябылырга өлгермәгән 2013 елның үзенчәлекле вакыйгалары инде тарих булып язылган. Видеоязмаларда матур мизгелләр сакланган. Сәхнә түрендәге экраннан аларны карый-карый, районыбызда ирешелгән уңышлар барланды. Аларда һәркемнең өлеше бар....
-
Хезмәттәшебезне котлыйбыз
Актаныш муниципаль районының социаль-икътисадый тормышын яктыртуда актив катнашканы, район сәясәтен халыкка җиткерүдә намуслы хезмәт куйганы, җирлегебез елъязмасын тарихка теркәүдә саллы өлеш керткәне өчен "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәре, телеоператор Марат Нәкыйп улы Сәррахов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Сез үз хезмәтегезгә намус белән карап, аны тиешле югарылыкта...
-
Сочи, без синең белән
"Күчтәнәч" тапшыруын, я берәр мультфильм карарга дип телевизорны ачкан саен күзебез "Сочи - 2014" дигән эмблемага төшә. Әйе, тиздән, төгәлрәк итеп әйтсәк 7-23 февраль көннәрендә бөтендөнья күләмендә әһәмиятле вакыйга - XXII Кышкы Олимпиада уеннары узачак. Аның башкаласы - Сочи шәһәре. Ул Кара диңгез ярлары буйлап йөз чакрымга сузылган. Озынлыгы буенча...