29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Актаныш авылының күп урамнарында ут сүндереләчәк (ИСЕМЛЕК)
Актаныш районы электр челтәрләре хәбәр итә: 30 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне, Актанышның Тынычлык проспекты урамында урнашкан 6, 7, 8, 9, 10нчы йортларда, Механизаторлар, Урман, Зәйнетдинов, 8Март, Һ.Такташ, Ш.Усманов, Н.Баян, Җиңүнең 50 еллыгы, Х.Туфан, С.Сәйдәшев, Яшьләр урамнарында, төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып торачак.
-
Район башлыгы Фаил Камаев: "ФАПлар төзелсен, әмма халык авырмасын! "
Бүген Актанышның Киров авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. ЧАРА ХАКЫНДА ТУЛЫРАК МОНДА
-
Теннисчыларыбыз сынатмый
Өстәл теннисы буенча М.Хөснуллин истәлегенә 26 ноябрь көнне Сарман районында узган X республика турнирында Актаныш спорт мәктәбе укучылары көч сынады. Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 9 район спортчылары арасында безнең кечкенәләр төркеменнән Данил Харисов- II, Рүзәл Салихов - III, зурраклар арасында Диләрә Зәкиева - II, Камилә Шиһапова - III урыннарны алып...
-
Татарстанда 17 район башлыгы ришвәт алган өчен җавапка тартылган
Быел ришвәт алып, 201 вазифаи зат канун бозган. Татарстанда вазифаи җинаять буенча 266 эш судка җибәрелгән. Ришвәтчел җинаять аркасында 201 вазифаи зат хөкемгә тартылган. Алар арасында федераль орган һәм оешмаларда хезмәт итүче - 26, республика идарә тармакларында эшләүче - 20, муниципаль берәмлекләрдәге 29 вазифаи зат бар. Шул исәптән, 17 муниципаль...
-
Актаныш районында тугызынчы модульле ФАП ачылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген Актанышның Киров авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты. Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына...
-
Прокуратурой Актанышского района выявлены нарушения требований законодательства о порядке отбывания административного ареста
Прокуратурой Актанышского района проведена проверка камер административно задержанных в отделе МВД России по Актанышскому району. В ходе проверки установлено, что 16.08.2017 из спецприёмника отдела МВД России по Актанышскому району по состоянию здоровья на основании медицинского заключения был освобождён от отбывания административного ареста гр.Шириев Ф.Р. Однако, в нарушение требований ч.5 ст.14...
-
Базарбай Бикчәнтәев - "Татар теле - анам сөте белән күчкән кадерле тел" (ВИДЕО)
-
КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...