30 март 2018 яңалыклары
-
Дания Заһидуллина актанышлыларны тәбрик итте (+ФОТОЛАР)
Актанышта мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләү чарасында Татарстан Фәннәр академиясе вицепрезиденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина катнашты. Ул республика күләмендә үткәрелүче "Олимпка юл" олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призлы урынга ия булучы Актаныш укучыларын тәбрик итте.
-
Энгель Фәттахов Россиякүләмен олимпиадаларның төбәк этабында район данын яклаган актанышлыларга акчалата бүләкләр тапшырды
Бүген Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Россия күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларның төбәк этабында район данын яклаган актанышлыларны Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрик итеп, җиңүчеләргә - 15 мең сум (укытучыларына - 30 мең), призлы урынга...
-
Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләр хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да Актаныш районында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган тантана 30 март көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылды. Тантанада Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары,...
-
Актанышта олимпиада җиңүчеләре хөрмәтләнде (+ФОТОЛАР)
Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучыларны , аларны әзерләгән мөгаллимнәргә Ләйсән Фоат кызы Нурлыева бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.
-
Актаныш Республика олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларын һәм аларның укытучыларын хөрмәтләде (+ФОТОЛАР)
Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да Актаныш районында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучыларны һәм аларның укытучыларын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде.
-
Актанышның "Ел укучысы - 2018"е - Айзилә Галимова (+ФОТОЛАР)
Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында "Ел укучысы - 2018" исеменә лаек булган укучы да билгеләнде. Быел бу дәрәҗәле титулга Актанышның икенче санлы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айзилә Галимова ия булды. Айзилә үзенең куаныч-рәхмәт сүзләрен татар, рус, инглиз телләрендә җиткереп, залда утыручылар тарафыннан кайнар алкышларга күмелде. Тәбрик итәбез!
-
Хәбәрләр 29.03.2018
-
Актанышның иң көчле укучылары кайсы мәктәпләрдә белем ала? (ИСЕМЛЕК)
Укучыларның Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика, муниципаль этап фән олимпиадаларында алган призлы урыннары буенча бу уку елында да мәктәпләр арасында җиңүчеләр билгеләнде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Урта мәктәпләр арасында I урында - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат II урында - Актанышның икенче санлы урта мәктәбе IIIурында - Актанышның беренче санлы урта мәктәбе Төп гомуми...