30 август 2021 яңалыклары
-
Флүзә Сабирова: "Данир гел үзеннән олырак кызлар белән йөрде..."
Флүзә ханым – танылган артист, шоумен, җырчы һәм биюче Данир Сабировның әнисе. Бик гади һәм тыйнак. Өч ир бала үстереп, аларны олы тормышка озаткан. Азнакайда район үзәгендә яши. Гомер буе пешекче булып эшләгән, бүген дә Сәламәтләндерү үзәгендә хезмәт куя.
-
1 сентябрьдән яңалык: "Больничный” яңача исәпләнә башлый
1 сентябрьдән 8 яшькәчә балалары булган әти-әниләр, эш стажы нинди булуга карамастан, больничный буенча максималь түләү алачак.
-
Ришвәт өчен элеккеге хәрби комиссар урынбасары хәрби хезмәткә чакырылучыларга армиядән "качарга" ярдәм иткән
Аның арадашчысына да җинаять эше кузгатылды.
-
Татарстанның 30 еллык бәйрәменә Яңа Әлем үзешчәннәре концерт гөрләтте
Бу хакта шәхси инстаграм битендә авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова хәбәр итә.
-
Чаллыдагы бер тукталышта үлгән кеше ярты сәгать буена утырып торган
Үтеп баручылар автобус көтүче белән нидер булганын чамалап "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырта.
-
Тромбоздан өч эчемлек ярдәм итә
Коронавирус кичергән кешеләрдә еш кына кан куеру күзәтелә. Моны булдырмас өчен нишләргә? Дарулардан тыш табигый сәламәтләндерү чараларына да игътибар итәргә кирәк. Өч эчемлекнең бу проблемадан ярдәме билгеле.
-
30 АВГУСТТА БЕР РАЙОНДАШЫБЫЗДА COVID-19 ТАБЫЛДЫ
30 августка Татарстанда 25 417 COVID-19 очрагы теркәлгән.
-
АКТАНЫШ ГАРМУНЧЫЛАРЫ "УЙНАГЫЗ, ГАРМУННАР!" ФЕСТИВАЛЕНДӘ
Илдус Һарунов җитәкчелегендәге "Баламишкин" район гармунчылар төркеме 30 август-Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырыла торган "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә катнаша.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенә компьютер томографиясе аппараты урнаштырыла
Россия Федарациясе хөкүмәтенең Милли проектлар программасы башкаладан бик ерак урнашкан авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртырга сәләтле булып чыкты. Мәсәлән, бүген программа кысаларында Актаныш районы хастаханәсенә эре шәһәрләрдә генә була торган томография аппараты урнаштырыла.
-
«30 август— Корбан бәйрәменә тиң изге көн»: суверенитет көнен халык ничек хәтерли?
1990 елның 30 августы — республикада хәлиткеч вакыйга булган көн. Бу көнне Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителә. 30 август көненең әһәмияте турында сүзләр белән генә әйтеп-аңлату аз булыр иде… Вакыйгаларны милли күтәрелештә катнашкан кешеләр белән бергә искә алдык.
-
Татарстан Республикасы көне белән!
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәргә язсын!