30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Рәфит Мирзаһитов - Татарстан Республикасының атказанган агрономы
Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитовка "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
-
Актанышта көзге өмә үтте (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата һәм территорияләрне чистарту өмәсе оештырылды. Быел исә шундый зур өмә 30 сентябрь - җомга көнгә туры килде. Көзге өмәдә җирлектәге һәр оешма-предприятие, һәр хуҗалык актив катнашты.
-
Татарстанда өстәмә яллар булмаячак
"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы законына үзгәрешләр кертелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы ТР законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы законны имзалады. Документта "ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә" дигән сүзләр хәзер законда "ял көннәренә өстәмә ял көннәре бирелми" дигән...
-
2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк
2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан. Татарстанда пенсионерларның 2017 елга яшәү минимумы быелгыдан артыграк булачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады. Документта "Татарстан Республикасында 2017...
-
Туган җиреңә кайт икән...
Шәһәрләрнең авылны суыруы, эшсезлек, яшьләрнең калага күпләп китүе салаларның картаюына китерде. Көндез дә пәрдәләре тартылган ятим өйләр, буш нигезләр күбәйде. Нәкъ Харрас Әюп язганча: "Күпме өй урыны... Елый торгач, Сукырайган күзләр сыман алар..." Шөкер, соңгы елларда безнең Усы авылында, әкренләп булса да, туып-үскән нигезләрен яңартучылар, буш урыннарга яңа йортлар салучылар...