31 июль 2025 яңалыклары
-
ИКЕГӘ БҮЛЕНГӘН ГОМЕР
Махсус хәрби операциядән кайткан сугышчыларның тыныч тормышка ияләшүе үзе бер вакыйга. Бигрәк тә каты яраланып, сәламәтлеген җуйганнарга авыр. Ә менә Актаныш авылында яшәүче Әлфис Шәйхелмәрдәнов дусларына гына түгел, безгә дә үрнәк күрсәтеп, янып яши. Бу көннәрдә махсус хәрби операция ветераны Әлфис Әзһәм улы 57 бистәдә йорт салып ята. Осталар килеп яңа өйнең стеналарын өйгәннәр. Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, дигәндәй, түбә ябасы калган да, ишек-тәрәзәләр куясы бар.
-
Урак-2025: Актаныш районы хуҗалыкларының бүгенге урып-җыю күрсәткечләре
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2025 елның 31 июленә урып-җыю эшләре 3669 гектарда башкарылган, бу барлык чәчүлекләрнең 10 процентын тәшкил итә.
-
Менталь тайпылышлары булган 900 дән артык татарстанлы көндезге төркемнәргә йөри
Бүлекләрнең эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
-
Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзүчеләрнең чыгымнарын каплыйлар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) сыер абзарлары төзү эшләренә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башланды.
-
Актаныш мөхтәсибәте август аена намаз вакытын тәкъдим итте
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
-
Намаз вакытлары үзгәрә
Татарстан районнарында август башыннан ястү һәм иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.