31 октябрь 2023 яңалыклары
-
Казанда яшәүче якташларыбыз МХОдәге егетләргә ярдәм концерты оештырды
Бүген Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә Актаныш якташлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Концертта танылган йолдызларыбыз белән районыбызның сәнгать осталары чыгыш ясады.
-
Томанлы көннәр дәвам итә, иртәгә 13 градуска кадәр җылытачак
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе бүген, 31 октябрь кичендә, шулай ук иртәгә, 1 ноябрь төнендә һәм көндезен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәген хәбәр итте.
-
1 ноябрьдән кайбер категория пенсионерларның акчалары артачак
Гражданнар авиациясенең һава судноларында очу экипажында, күмер чабу һәм чыгаруда эшләп лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләренә өстәмә түләүне яңадан исәпләячәкләр.
-
Каникуллар тыныч узсын: Балаларга игътибар җитәме?
Ел тәмамланырга санаулы гына вакыт калып бара. Һәр тармакта еллык эшчәнлеккә анализ ясала. РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенең 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсе нигезендә, төнлә комендант сәгатеннән соң урамда өлкәннәр озатуында йөрмәгән 18 бала тоткарланган. Аларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартылган.
-
Сак йөрегез зур юлларда: Урыны белән юеш кар ява, кыска вакытлы буран
Бүген көзнең икенче аен озатабыз, октябрь аеның соңгы көненә синоптиклар фаразлавынча көндез юеш кар яву дәвам итә. Явым-төшемнең бозлы яңгырга әйләнү ихтималы зур.
-
«Интертат» попал в реестр рекордов России и Международную книгу «Интеррекорд»
Казанское издание «Интертат»«Интертат» внесен в Международную книгу рекордов «Интеррекорд» и реестр рекордов России в категории «Самый посещаемый веб-сайт на татарском языке». «Самый посещаемый сайт на татарском языке в России — это „Интертат“ с 1 350 000 уникальных посетителей в год. Главный редактор Рамис Латыпов», — отмечается в INTERRECORD.