31 декабрь 2022 яңалыклары
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Яңа 2023 ел белән котлый
Бүген, 31 декабрь, 2022 елны тарих битләренә озатабыз. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов узып баручы елга нәтиҗә ясап, Яңа 2023 елга максат-бурычлар билгеләде, актанышлыларны бәйрәм белән тәбрик итте.
-
57 бистәләр, афәрин: Чыршы янында гаилә бәйрәме узды (фото һәм видео)
57 бистәдә яшәүчеләрнең тау ясалган урында чыршы куеп , аның ачылу тантанасын уздырулары турында хәбәр иткән идек. Шул көннән башлап чыршы яныннан балаларның шат авазы өзелми. Бүген исә иске елның соңгы көнен саф һавада озатучыларны Кыш бабай килеп котлады. Берочтан ул гаиләләр белән ярышка да чыкты.
-
Бәйрәм табынына- тарталеткадан тәмле кабымлыклар
Бәйрәм табынында тарталеткалар дигән кабымлыкны еш очратырга була. Тарталеткаларны алдан алып куеп, бәйрәм көнне тиз генә эчлек әзерләп, өстәлгә куярга була.
-
Бүген 31 декабрь: Яңа ел төнендә ничек теләк теләргә?
1. Һәрвакыт теләкнең ахырын уйлагыз. Ягъни, әгәр сез кыйммәтле курортта ял итәргә телисез икән, өстәмә акча турында түгел, ә ялга бару турында хыялланырга кирәк. Акча күбрәк булырга мөмкин, тик көтмәгәндә башка ихтыяҗлар тууы да ихтимал.
-
Яңа ел табынына «Ричард» салаты
Әлеге салат катламлап ясала.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар! Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Яңа 2023 ел белән тәбрик итә
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2022 ел артта калып килә. Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.