Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

ДИЛШАТ МӨХӘММӘДИЕВ. Кучмә кошларны каршылап

Сезнең игътибарга районыбызның танылган педагогы, Актанышның балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат абый Мөхәммәдиевның язмасын тәкъдим итәбез.

Яз җиткәч, март аенда безнең якларга да күчмә кошлар кайта башлый. Башта кара каргалар, соңыннан сыерчыклар hәм башка кошлар кайта. Кошларны яратучы hәрбер кеше,укучылар,балалар бу кошларны каршы алырга әзерлек эшләре белән шөгыльләнә башлыйлар.                                                                         Беренче чиратта булган сыерчык оясын чистартырга, какшаган урыннарын ныгытып, кире элеп куярга кирәк. Чөнки hәр кош үзенчә чисталык, пөхтәлек, төзеклек  ярата, шул вакытта гына алар сез чистарткан, ясаган, төзәткән ояларны үз итәчәкләр. Әгәр дә сыерчык оясы булмаса, аны гади генә такта кисәкләреннән ясарга була. Агач материалы өчен усак,каен, юкә, имән hич югы нарат, чыршы такталары кулланырга була. Такталарның бер ягын (тышкы) шомартырга була, ә икенче ягын (эчке) шомартырга ярамый, ул кытыршы булырга тиеш. Шулай ук ояны буярга ярамый.                                    Сыерчык оясы 6 өлештән тора. Төзелеше буенча ул турыпочмаклык формасында. Такталарның калынлыгы 2-3 см. булса яхшы була. Алгы hәм арткы стеналарның киңлеге - 19 см., алгы стена биеклеге -34 см., арткы стенаныкы – 30 см. Кырый стеналар киңлеге-15см., биеклеге - 34 см. Кырый стеналарны арткы стена биеклегенә карап авыш итеп кисәләр. Алгы стенаның уртасына өстән  7-8 см. ара калдырып диаметры 5 см. булган тишек тишәләр hәм бу тишек астына бераз ара калдырып, сыерчыклар ояга кереп- чыгып йөргәндә басып торыр өчен калынлыгы 3-4см. булган агач кисәге беркетәләр. Бу эшләр беткәч кадак яки саморез ярдәмендә стеналарны җыялар. Түбә тактасының озынлыгы – 22см.,киңлеге -20 см. булса яхшы була. Төбе 15х15 см. була.Түбә hәм төпне шулай ук кадак яки саморез ярдәмендә җыялар. Ояны чистарту өчен түбә яки төпне сүтеп алырлык итеп җыярга кирәк. Элеп кую өчен ояның арткы стенасына 5-6 см. киңлегендә планка беркетәләр. Әзер булгач ояның  тишеген көньякка яки көньяк - көнчыгышка каратып агачка яки берәр колгага беркетеп куялар.                                                                                               Кошларны матур итеп каршылагыз, аларның сайрауларын тыңлагыз, хозурланыгыз, чөнки алар безнең бакча – кырларда корткыч- бөҗәкләрне юк итеп зур файда китерәләр. Уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев