Календарьдә җәй: Җәнлекләрнең хәле ничкек икән?
Актаныш районының аучылык хуҗалыгы рәисе Ильяс Галләмов белән «Экология» исеме астында чыгып килгән махсус рубрикабыз кысаларында интервью ясарга уйладым. Соңгы вакытта кызу, челлә һава торышы берәүләрне сөендерде, икенчеләрне җәфалады, дисәм дә һичшиксез ялгыш, күпертү булмас.
Ильяс Инглисович, әлегесе көнне кызу һава торышы, эсселек бигрәк хәтәр булды.
— Җәйнең уртасына да килеп җиттек. Әйе, чыннан да төбәктә соңгы вакытта бик эссе һава торышы торды. Мин берничә аспектларга бу җәһәттән тукталып үтәсем килә. Бу чорда барлык диярлек хайваннарның һәм кошларның токымы бар. Барлык төрләргә дә кыскача тукталыйк. Термометрлардагы температураның югары күрсәткечләргә менүе җәнлекләр өчен дә шактый уңайсызлар тудыра.
Мәсәлән, пошиларны алыйк. Алар безнең Актаныш районында бик күп. Гадәттә, пошиларның икешәр поши бозаулары була. Мондый челләләрдә пошилар төнге вакытта гына урман яннарына, кыр-басуларга чыга ала. Барлык тереклек дөньясы өчен су аеруча мөһим кызуда.
Пошилар җәй көнендә су булган җирләргә түмгәкләр ясыйлар, сулыклар булган урыннарга күчәләр. Актаныш якларында: Адай, Марый һәм Татар Суыксу, Карт, Бүләк, Ямалы авыллары янына күченәләр һәм утрауларга да тартылалар.
Пошилар шулай ук су-сазлыклар янәшәләрендә үскән үсемлекләр белән дә тукланырга яратучанлар. Пошиларга хәвеф-хәтәр белән янаган паразитар бөҗәкләр бар. Алар үзләренең личинкаларын пошиның йоткылык куышлыгында да хәтта сала алалар. Поши бары су кырында булганда, су эчкәндә куышлыгын тазарта...
Суыклар була башлагач, көзгә таба пошилар үзләренең төп урыннарына кайталармы?
— Әйе, азык җирләре булган урыннарга юл тоталар. Ул җирләрдә безнең хезмәткәрләр тозлар куялар. Бу җәнлекләргә шулай ярдәм итәләр. Менә шулай итеп җәйге айларда тояклылар көн күрәләр.
Косули ничек, Ильяс әфәнде?
— Алар исә гаиләле төркемнәргә керә, территориаль бит косули. Бер урындарак кына яшиләр, бернигә карамастан. Киров, Әлем, Байсар авыллары урманнарында локацияләнәләр. Шулай да йөреп торалар инде. Күчеп йөрү буенча статистиканы карасак — ул Яхшый урманы. Күченеп йөрүләре юллардагы килеп туган күңелсез очракларга сәбәпче дә булуы ихтимал шул...
Кабаннар ничек?
— Алар да әлеге вакытка шактый үрчегән. «Полосатиклар» стадиясендә дуңгызлар, бик күченеп йөрмиләр. Шулай да физиологик һәм морфологик яктан үзләренә урын табырга омтылып сазлыкларга күчәләр, су үсемлекләренең тамырлары, камыш тамырлары һәм башка биологик азык белән тукланып, күп очракта пычрак, сыекча җирләрдә ял итәләр. Басу-кырларга, болыннарга чыкмыйлар бөтенләй!
Куян-русакларның хәле ничек?
— Алар күбесенчә «аяк астындагы» кормга күчкәннәр, быелгы куян балалары турында сүзем. Талпаннардан күбрәк интегәләр. Урман янәшәрендә күрү мөмкин.
Ә болай тулысынча күзалласак: су булган, кояш кыздырмаган җирдәрәк булырга тырышалар җәнлекләребез. Корылык кына нык йогынты яcый хайваннарның көнкүрешенә. Ритмнары күпләп үзгәрешләр кичерми, шулай да күләгәрәк булган җирләргә ашыгалар.
Кояш сүрелә башлагач, урман җәнлекләре 21.00 сәгатьләрдә болыннарга чыгалар һәм иртәнге 3.00-4.00 кырларда табалмыйсыз. Бу вакытка авыл хуҗалыгы техникасы гөрелтәсе ишетелә башлый. Халык йөри башлый, хайваннар ачык урыннардан китә башлыйлар.
Кызыклы һәм бай мәгълүмат белән тулы булган әңгәмәбез өчен зур рәхмәт, Ильяс Инглисович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев