Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатьне саклау – һәркем эше

Бу ел, билгеле булганча, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителде. Әйе, чынлап та, тирә-ягыбыз, туган-җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай,үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне...

Бу ел, билгеле булганча, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителде.
Әйе, чынлап та, тирә-ягыбыз, туган-җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай,үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр - аларның балалары. Балалар сәламәт булса гына, балалар акыллы булса гына ана күңеле тыныч була. Шуңа күрә дә экология елы уңаеннан оештырылган "Чисталык дәресе"нең беренчесен кеше сәламәтлегенә багышладык без. Очрашуга балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Эльвира апа Кәшбразыева бик теләп килде. Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген төрле мисаллар аша аңлатты. Мәсәлән, организмга эләгергә ихтимал булган микробларның 95 проценты кешенең тырнагында була икән. Тырнак үстерергә яратучылар өчен гыйбрәтле мисал бу. Тәннең, кул-аякларның, чәчләрнең, өс киеменең чиста-пөхтә булуы, аш, йокы һәм эш бүлмәсендәге чисталык, өйнең һәрвакыт тәртиптә булуы кешенең физик сәламәтлегенә генә тәэсир итеп калмый, аңа рухи канәгатьлек тә бирә, кәефне күтәрә; укуга, хезмәткә дәртне арттыра дигән фикерләр әйтте ул безгә.
Татар халкы элек-электән үзенең чисталыгы белән аерылып торган. Тәртип, чисталык саклау буенча халкыбызда төрле сынамышлар, язылмаган кагыйдәләр урнашып калган. Бу хакта безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Нуриева әйтте. Мәсәлән, чәчне тараганнан соң теләсә кая ташларга ярамый - башың авыртулы булыр. Тырнакны көн яктысында кисеп яндырырга кирәк. Теләсә кайчан киссәң, эт тырнагы чыга һ.б. Боларның асылында чисталыкка, тәртипкә, әдәпкә өйрәтү ята бит. Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен иң беренче кешенең үзенең, тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк. "Коега төкермә - суын эчәрсең" дигән тирән мәгънәле мәкаль дә бар халкыбызда. Дәресебез ахырында без шушы хакыйкатьне исбатлаган мультфильм карадык. "Чисталык дәресе" безне уйландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев