Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

15 майга һава торышы

15 майда Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була.

 Төнлә яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 метр тизлектә,15-20 метр, урыны белән 24 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +14..+19˚ градус.

Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утыртырга була. Чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен яхшы вакыт. Томат, борыч, баклажан, кыяр рассадаларын теплицага яки пленка каплагыч астына күчереп утыртырга була.

 

Тулырак: https://intertat.tatar/news/15-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare1525-5872954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев