17 августта Татарстанда томан һәм көчле яңгыр көтелә
17 августка каршы төндә, шулай ук иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле яңгыр һәм томан көтелә. Яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.
«Урамда йөргәндә сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булган кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев