Туган телләр көне белән!
Туган телем
Туган телем бишектән үк
Күңелемә якын тел.
Һәр авазы җанга тансык,
Сыгылмалы,матур тел!
Туган телем бисмиллалы,
Догалы тел,нурлы тел.
Әллүкиле,Тәфтиләүле-
Бигрәкләр дә моңлы тел!
Туган телем кәрәздәге
Бал шикелле татлы тел.
Коръән кебек аңлаешлы,
Дәрәҗәле,затлы тел!
Туган телем хисле,гамьле,
Борынгы тел,зирәк тел.
Җир-кояштай,һава-судай
Милләтемә кирәк тел!
Туган телем калкан сыман
Татарымны саклар тел.
Мәңге яшь һәм горур килеш
Гасырларга атлар тел!
Фәнәвис Дәүләтбаев
Фотоларда Актанышның беренчемсанлы мәктәбендә Туган тел көненә багышлап оештырылган чаралардан мизгелләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев