Актаныш районы вәкиле “Ярдәм янәшә. Помощь рядом” патриотик форумында катнашты
24–26 апрель көннәрендә Казан шәһәрендәге «Ливадия» шифаханәсендә “Ярдәм янәшә. Помощь рядом” дип исемләнгән патриотик форум узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе грантлары программасы ярдәмендә Республика күләмендәге “Ярдәм янәшә. Помощь рядом” хәрәкәте тарафыннан оештырылды. Форумга республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән вәкилләр, патриотик оешмалар активистлары һәм волонтёрлар чакырулы иде.
Актаныш районыннан форумда җәмәгать эшлеклесе, волонтёр, “Актаныш-информ” журналисты Ләйсән Газизова катнашты. Ул районда һәм республика күләмендә Актаныш районындагы волонтёрлык хәрәкәте эшчәнлеген даими яктыртып бара, шулай ук “Ярдәм янәшә. Помощь рядом” республика хәрәкәте белән хезмәттәшлек өчен җаваплы.
Форумның төп максаты — заман таләпләрен исәпкә алып, хәрәкәтнең үсеш юлын билгеләү, шулай ук волонтёрлык берләшмәләре белән дәүләт органнары арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту.
Өч көн дәвам иткән программа лекцияләр, ачык диалоглар, тематик фильмнар карау һәм проектлар өстендә төркемләп эшләүне үз эченә алды.
Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, хәрәкәт координаторы Ринат Фазылов һәм башка экспертлар чыгыш ясады.
Чара барышында патриотик тәрбия бирү, яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, волонтёрларның дәүләт структуралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, хәрбиләргә ярдәм итүнең муниципаль алгоритмын булдыру, шулай ук актив гражданлык позициясенә ия яшьләрне хәрәкәткә җәлеп итү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде.
Ләйсән Газизова муниципаль волонтёрлык берләшмәләрен үстерүгә багышланган стратегик сессияләрдә актив катнашып, тәҗрибә уртаклашты һәм яңа проектлар формалаштыруда үз өлешен кертте.
#РеспубликаТатарстан
#ГрантыРаиса
#ГрантРаисаРТ2025
#РРЦ
#ГрантРаиса2025
#ПомощьРядом #ПатриотическийФорум2026
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев