Җәй көне салкын тигәндә менә моны эчегез
Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан да яхшы.
Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салына, аны кайнатып чыгарып, тагын 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Сыеклыкны термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Бер чәй кашыгы бал салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев