Аккүз мәктәбенең туган як тарихын өйрәнү музееннан репортаж
Аккүз авылына юлыбыз төшсә, мәктәпкә дә кереп чыгабыз. Биредә безнең даими авторларыбыз, яшь хәбәрчеләребез күп. Ә бу юлы исә белем учагының музеен карап чыгарга ниятләдек.
Аккүз мәктәбе тарихы — авыл елъязмасы, җирлек сулышы белән өзелгесез.
— Безнең тормышның бүгенгесе, үткәне, борынгысы, тарихы бар. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Мәктәптәге туган як тарихын өйрәнү музее эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү, дип фикер йөртә мәктәп җитәкчелеге.
Һәр мәктәптә диярлек туган төбәкне өйрәнү музейлары бар. Алар укучыларда париотик хисләр, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.
Ә хәзер музейның экспозицияләре белән якыннанрак танышып китик, дуслар! Бу хакта безгә белем йортының укучылары үзләре бәян иттеләр:
- «Этнография» өлкәсе бүлеге. Татар халкы элек-электән, тырыш, эшчән, һәм кунакчыллык сыйфатлары белән танылган. Безнең музейдагы эш кораллары һәм савыт — сабалар моңа дәлил булып торалар. Ураклар белән әби-апаларыбыз кырларда иген урганнар, тегермән ташында бөртек изгәннәр. Ир-егетләр балта белән агач эшкәрткәннәр. Озын, юан бүрәнәләрне ышкылап, зур, матур өйләр төзегәннәр. Коръән — мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятенең классик ядкаре. Безнең музейда да Коръәннән кайбер сүрәләр һәм аятләр саклана.
- Музейда төп урынны туган төбәгебездән чыккан шәхесләребезгә, вакыйгаларга, колхоз оешмасына багышлаган хезмәтләр алып тора. Биредә 1963-1984 нче елларда Аккүз авылының «Чишмә» колхозы рәисе булып эшләгән, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы, РСФСР мәгариф отличнигы иясе Әхмәтясәви Хөсен улы Хөсәеновка багышланган стенд урын алган. Шулай ук күп еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, мәктәпкә зур ярдәм күрсәтеп, мәктәпнең таянычы булган, шушы музейны тулыландыруга этәргеч биргән шәхесебез Сәхабетдинов Рәфикъ Вагыйз улына да стенд куелды.
- Музейда «Авылдашлар Бөек Ватан сугышы чорында» дигән бүлек. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 331 кеше киткән. Аннан исән-имин әйләнеп кайту бәхете җирлегебезнең 230 кешесенә генә насыйп була. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 25 ир-егет орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Бүгенге көндә җирлегебездә бер генә дә сугыш ветераны исән түгел. Музеебызда Бөек Ватан сугышы ветераны Галләмов Газизҗан Газиз улының шәхси әйберләреннән саратовский гармуны, костюмы, медальлләре саклана.
- Музейның мәктәп тарихына багышланган бүлегендә мәктәпнең 100 еллык тарихын чагылдырган материаллар тупланган. Монда без күп кенә альбомнар белән таныша алабыз. Аккүз авылында иң тәүге башлангыч мәктәп 1918 елда ачыла. Мәктәп өчен махсус йорт булмый, икмәк сараена тәрәзә куеп, укулар шунда башлана. Авылга беренче укытучы булып 18 яшьлек Ямангулова Мәрзия килә.1937 елда җирлектә Жидееллык мәктәп төзелә. Анын директоры Валиахметов абый була. 1966 елда таштан яңа мәктәп бинасын төзиләр. Ул елларда мәктәп директоры булып Гарипов Сафа Гарипович эшли. 1972-74 елларда укучылар саны 475 кә җитә. Гарипов Сафа Гарипович житәкчелегендә районда гына түгел хәтта республикага танылган мәктәп музее оештырыла. Кызганычка каршы ул еллардагы музейдан бик аз гына экспонатлар сакланып калган. Әлеге мәктәп бинасы 2000 нче елда төзелә. Мәктәп директоры булып бу елларда Шакиров Мөзәят Заһит улы эшли.Шулай ук биредә 100 еллык тарихы булган пионерия бүлеге эшләп килә.
Музейда һәрбер әйбер тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонат¬та ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә укучыларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә, патриотик хисләр тәрбияләүдә туган як музее эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев