Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быелгы җәй безнең гомер кебек

Елларның төрлесе була. Кайчагында җәй буена кояшка сусап, сыңар нур күрергә тилмереп йөрисең, болытлар күк йөзендә түгелдер, ә синең башыңа каплап куелгандыр шикелле тоела башлый. Кайвакытта бер тамчы яңгыр яуса да, җир җәннәткә әверелердәй була, тик ул яумый… Яңгырның аның ике генә төре була бугай: берсе явып аптырата, икенчесе яумый аптырата… Ә син җәй көтәсең.

Быел җәй бер минутка да көттереп тормады, махмырдан интегеп, таң тишегендә үк килеп кергән күрше ире шикелле, апрель урталарында ук күзен тондырып килеп җитте. Килеп җитте дә кыздырырга да тотынды. Салкыннан ничек котылырга белми тилмергән дөнья елмаерга да өлгермәде, эсседән әлсерәп, аннан котылу җаен эзләргә кереште.

Без челләдәге сыман чишенеп ташладык. Хәтта шәһәр кешеләре дә футболка-шортикка күчте, ә авыл ирләре бил тиңентен чишенеп, күлмәкнең ни икәнен оныта башлады. Ихатадагы эшләрне маташтырганда шыбыр тиргә баттык, салкын су белән коенып алгач, өч минутлык җиңеллеккә сөенеп, эшне кабат дәвам иттек.

Шундый эссе булса да, апрель иде әле, хәтта май да җитмәгән, ә алда – җәй, күңел җәйне көтә иде. Утырткан яшелчәләр дә: «Аһ, йоклап калганбыз бугай, җәй үтеп бара бугай!» – дигәндәй, атна эчендә үк сикереп чыктылар да ашыга-ашыга үсәргә тотындылар. Без аларга карап сөендек. Бу үсү белән үссәләр, без инде май азагында кыяр-помидордан салат ясап, учакта яңа бәрәңге тәгәрәтергә тиешле кешеләр кебек тоелдык. Әле бәлки ике тапкыр уңыш җыю мөмкинлеге дә чыгар дип өметләндек.

Тик кинәт салкын төште. Салкын төште дә бөтен нәрсәне, хәтта вакыт агышын да бер кавемгә катырып куйды. Чәчәкләр коелды, нәзберек яшелчәләр өметсезлеккә бирелеп, башларын җиргә кадады. Бәрәңге сабаклары, салкын безне күрмәсә ярар иде дигәндәй, җиргә сеңеп бетте. Без артык борчылмадык. Әле яз да үтмәгән бит, барысы да алда, алда әле ямьле җәйләр көтә.

Бүтән елларда бу вакытта җир дә казылмый торган иде. Без бакчаларны кабаттан көйләдек тә, көннәр җылынуын көттек. Җәйне көттек.

Һәм ул килде. Апрельдәгедән дә эссерәк булып, үзенең чын җәй икәненә ышандырырга тырышып кыздыра башлады… Тик яңгыр гына яумый аптыратты.Без яңгыр теләдек. Авылның дини аксакаллары хәтта догалар укып, яңгыр сорады. Бәлки, файдасы тигәндер. Тиздән яңгырлар башланды. Без башта сөендек. Аннан бераз арыдык. Ә яңгырлар һаман явып аптыратты. Хәзер инде көннәр көзгә тарта башлады. Без җәй көттек. Әле бит июль азаклары гына, җәйнең самый төш вакыты гына. Җәй күренмәде. Видеолардан карап, без кайбер шәһәр урамнарында суда йөзгән автомобильләрне күрдек. Кайбер авылларда яңгыр сибәләп тә тормаганын белдек. Тамчылар булып сибәләп вакланмаган яңгыр, болыты белән генә төшкән дә авылы белән манчыган. Боларны ишетеп, үзебездә имин икәненә сөендек.

Хәзер инде август узып бара. Суган-сарымсак түтәлләре бушап калды. Кыяр-помидорлар өлгереп җитте, көздәгечә саргаеп киләләр. Чәчәкләр дә сафлыкларын җуеп, көз төсенә кереп баралар. Бакчага чыксаң, көз җиткәндер кебек тоела. Көннәре дә шулай. Кояш барда эссе булса да, ул баегач, салкын нык сизелә. Бөтен нәрсә көзне хәтерләтә. Бары күңел генә җәйне көтә. Без ул җәйне көтеп ала алмадык, бөтен тәмен татып, рәхәтләнеп, җәйдәгечә яшәп кала алмадык…

Без көткән нәрсәләрнең барысы да көтмәгәндә килде. Без теләгән нәрсәләр без теләмәгән чакта булды.

Быелгы җәй безнең гомер кебек.

Марат Кәбиров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев