Актаныш районының инвалидлар оешмасы махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтте
Актаныш районы инвалидлар оешмасы системалы рәвештә махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм итә. Авыл җирлекләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең беренчел җәмәгать оешмасын җитәкләүчеләр 12 апрельдә юлга кузгалачак гуманитар ярдәмгә дә үз өлешләрен кертте. Физик яктан кимчелекләре булса да, аларның күбесе эшкә яраклы, кайда да булса хезмәт куялар, үзләре кебек авылдашларга тормыш авырлыклары алдында бирешмәскә өлге булып торалар.
Без, кешеләр, язмыш сынау җибәрмәсә, тормыш ямен аңламыйбыз. Авырып карамыйча, сәламәтлекнең кадерен белмибез. Аллаһы Тәгалә байлыкны, мохтаҗлыкны, кайгыны, авырлыкны, шатлыкны вакытлыча бирә.
Ә кешенең гомере изгелекләр кылганда гына, саваплы гамәлләр эшләгәндә генә, хәерле була. Һәрчак шөкер итеп яшәсәк иде, үзебез дә түбәннәрдән гыйбрәт алып, бездән югарылардан үрнәк алыйк. Аллаһым безгә зур сынаулар бирә күрмәсен! Бүген илебездә, районыбызда яшәүчеләрнең төп максаты- махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм итү. Без дә бу игелекле эштән читтә калмыйбыз, системалы булышабыз. Инвалидларыбыз волонтерлар белән маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, азык-төлек алып киләләр. Бу юлы «Яшьлек» яшьләр үзәгенә медикаментлар алып килдек, – ди инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.
Әйе, алгы сызыктагы сугышчыларга иң кирәклесе- медицина кирәк -яраклары. Бигрәк тә көтелмәгән хәлләрдә үз-үзеңә ярдәм итүче препаратларга ихтыяҗ зур. Шуны истә тотып, Фәйрүзә Разетдинова белән Яңа Әлем башлангыч ивналидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова солдатларга иң кирәкле авыртуны баса һәм кан бозылудан саклый торган укол кайтарталар.
- Әлеге препаратны Чаллы волонтерлары аша Мәскәүдән үк заказ биреп кайтарттык, аны бездә табуы бик авыр. Тартмада 100 данә укол, бәясе 25 мең сум. Аны райондашларыбызга бүлеп җибәрәчәкбез. Егетләребез исән-сау туган җиребезгә үз аякларында әйләнеп кайтсын дип телибез,- ди үзе дә махсус хәрби операциядә энекәшен югалткан Яңа Әлем волонтеры Гөлчәчәк Фасикова.
Түке авылы башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкләгән Рамил Гарифуллин махсус хәрби операция ветераны, III төркем инвалид:
Әйе, бу препарат сугыш вакытында бик кирәк. Бездән дә бер ярдәм булсын ут эчендәге дусларыма!
Халык ярдәменнән башка неонацизмны җиңеп булмый. Посылкалар җибәрәләр, аларның эченнән балалар кулы белән ясалган рәсемнәрне, хатларны уку күңелләрне күтәрә. Кеше кайгысына битараф булмаган барлык райондашларыбызга зур рәхмәт!
Рамил әфәнде махсус хәрби операция башланыр алдыннан «Барс» иреклеләр отрядына языла. Луганск республикасында неонацизмга каршы көрәшә. 1,5 ай булганнан соң каты яраланып, госпитальдә дәвалана. Рамилнең Түкегә кайтып авыл тормышы белән яши башлавы үзе бер тарих. Әнисе Актаныш районы Пучы авылыныкы, әтисе Бүләкнеке. Читтә яшәп, үсеп тормышлар көйләнгәч, балалар аякка басып, оныклар тугач, әти-әнисенең туган ягына кайта. Менә хәзер инвалидлар оешмасын җитәкли, район инвалидлар оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
-Хәрби дусларым белән гел элемтәдә торам. Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында сыйныфташым да бар, аның белән дә, госпитальдә дәваланган иптәшләр белән дә сөйләшәм. Җиңү безнең якта булачак!- ди тыныч хезмәттә дә үзен тапкан, «Әнәк» агрофирмасында вахта автобусын йөртүче ветеран.
Фәйрүзә Разетдинова «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» волонтерлар штабына районыбыз инвалидлары үзләре кулланып бетерә алмаган медицина кирәк-яракларын да тапшырды.
-Яңа Кормаштагы бер райондашыбыз инвалид ире үлеп киткәч, калган, кулланылмаган, срогы чыкмаган «калоприемниклар»ны китерде. Без аларны госпитальләргә җибәрәбез, файдасын күрсеннәр иде!-ди Фәйрүзә ханым.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген «Без бергә» волонтерлар штабында кызу эш кайный. Авыл җирлекләре, аерым гаиләләр, аерым кешеләр кулларыннан килгәнчә, солдатларыбызга ярдәм алып килә.
9 май- Җиңү бәйрәме алдыннан сугышчыларыбыз туган яклардан кайнар сәламнәр алсын өчен һәркем тырыша. Сез дә читтә калмагыз, тары бөртеге кадәр яхшылык та югалмас, үзебездән аз булса да ярдәм итик, Җиңү таңын якынайтыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев