Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Өлкәннәр ункөнлегендә: Яңа Кормаштан Әнисә Бастанова картлар йортында яшәүчеләргә 60 пар башмак тапшырды

Өлкәннәребезнең игелекле гамәлләре бырыбызга да үрнәк.

Яңа Кормашта яшәүче  Әнисә апа Бастанова үзе дә өлкән яшьтә булуга карамастан, ярдәмгә мохтаҗларны да кайгыртып тора. Үз куллары белән башмаклар бәйләп Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә  картлар йортында яшәүчеләргә 60 пар башмак тапшырды

Әнисә апага Пучы картлар йортына ярдәм итү уе узган ел туа. Шушы көнгә кадәр күпләп башмак бәйли ул.

Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллинага үзенең ниятен җиткергәч, бергәләп интернатка барырга дигән фикергә киләләр.

Татар Суыксуы авыл җирлегеннән Пучы картлар йортында тәрбияләнүче берничә өлкән авылдашларының да хәлләрен белүне максат итеп куеп күчтәнәч каплары әзерлиләр. Өлкәннәр мондый юмарт кунакларны бик ярата. Гүзәлия ханым һәрберсе белән күрешеп сөйләшә, күчтәнәчләр тапшыра. Әнисә апа исә бәйләгән йон башмакларын әби-бабайларның аякларына ук кигерә. 

Игелекле райондашларыбызның бу гамәлләресоклану хисләре генә уята. зур рәхмәт сезгә мәрхәмәтле апалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев