Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчеләре белән бергә окоп шәмнәре ясады
Актаныш районы мәгариф оешмалары, мәктәпләр каршында 94 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды эшли. Аларның һәрберсе райондашларыбызга юл кагыйдәләрен пропагандалау эшеннән тыш махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм әзерләүдә актив катнаша.
Бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең "Адымнар" яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчеләре Венера Хәева-Хәмитҗанова һәм башка укытучылары белән окоп шәмнәре ясадылар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гимназия төрле яклап сугышчыларыбызга булышлык күрсәтә, укытучылар даими төстә госпитальләргә кирәкле медикаментлар сатып алырга матди яктан ярдәм итеп тора.
Афәрин, киләчәктә дә мәрхәмәтлелек үрнәге булыгыз, укучылар, хөрмәтле укытучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев