Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Түке һәм Иске Айман авылларында МХОдагы сугышчыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты була

16 декабрь көнне «Без бергә» коммерцияле булмаган хәйрия фонды директоры Лилия Гикрамина Актаныш районы волонтерлары белән Донецк Халык Республикасы һәм Херсон өлкәсенә юлга чыга. Волонтерларыбызның максаты- махсус хәрби операциядәге якташларыбызга, башка сугышчыларга гуманитар ярдәм тапшыру.

Бүген «Без бергә» коммерцияле булмаган хәйрия фонды урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә бар көчкә ут эчендәге батырларга ярдәм туплау бара. Моңа өстәп волонтер-җырчыларыбыз авыл җирлекләренә барып хәйрия концертлары оештыра. 

Мәсәлән, 11 декабрьдә Түке, ә 12 декабрьдә Иске Айман авылында «Без бергә» төркеме артистлары һәм авыл үзешчәннәре катнашында зур хәйрия концерты булачак. Бүген әлеге чарага әзерлек эшләре дәвам итә.

Хөрмәтле райондашлар! Яу кырындагы якташларыбызга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, артистларыбызның чыгышларын карарга барыйк, Җиңүгә үз өлешебезне кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев