Балыкчыларны «Алтын бәке» бәйгесенә чакырабыз
Балыкчыларны 14 февральдә булачак «Алтын бәке» бәйгесенә чакырабыз.
Кышкы балык тотуның үз рәхәтлеге, үз матурлыгы! Иң шәп балыкчыны ачыклау максатыннан барлык һәвәскәрләрне ачык төбәкара "Алтын бәке» бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Боз өстендә балык тоту ярышы Актаныш районының Чөгәнә авылы янында Иске Идел елгасы территориясендә үткәрелә.
«Алтын бәке»- командалар һәм балыкчыларга үз осталыкларын сынау, кышкы табигатьтә ләззәтләнеп ярышу, дустанә мохитта иң яхшы балыкчы исеме өчен көрәшергә зур мөмкинлек.
Бәйге программасы:
· 07:30 – 08:00 – Катнашучыларны теркәү.
· 08:30 – Бәйгенең тантаналы ачылышы.
· 12:00 – Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
· 12:30 – Барлык кунаклар һәм катнашучылар өчен бәйрәм концерты.
Барлык сораулар буенча оештыручы – Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликовка мөрәҗәгать итегез. Телефоны: +7 (927) 047-97-97.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев