Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Россиянең иң эре аракы һәм спирт җитештерүчеләре берләшергә мөмкин

Россиядә алкоголь продукциясе базарында зур үзгәреш булырга мөмкин: «Татспиртпром» компаниясе илдә иң эре спирт җитештерүче «Росспиртпром» җәмгыяте белән активларын берләштерү мөмкинлеген карый. Әлеге проект гамәлгә ашкан очракта, активлары 28–33 млрд сум күләмендә бәяләнгән бердәм алкоголь холдингы барлыкка килергә мөмкин.

 

Татарстан Хөкүмәтенә караган «Татспиртпром» өчен мондый адым — үз позицияләрен федераль дәрәҗәдә ныгыту мөмкинлеге булса, «Росспиртпром» өчен исә ул — чимал сату өчен өстәмә, тотрыклы канал булдыру юлы.

«Коммерсантъ» хәбәр итүенчә, басма редакциясе генераль директор Руслан Максудов имзалаган һәм базар катнашучыларына юлланган рәсми хат белән танышкан. Документта «илдә иң эре спирт җитештерүче — АО “Росспиртпром” белән стратегик бергәләшү мөмкинлеге» каралуы турында әйтелә. Моннан тыш, хатта ике предприятие дә берләшкән очракта операцион мөстәкыйльлекләрен саклаячаклары, ләкин уртак структура кысаларында эшләячәкләре ассызыклана.

Алдан фаразланган планнар буенча, яңадан төзеләчәк холдинг Казанда теркәлергә тиеш; баш офисны да нәкъ башкалада урнаштыру күздә тотыла. Руслан Максудов фикеренчә, бу Татарстанга «салым базасын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк».

«Татспиртпром» вәкилләре хатның барлыгын кире какмады, әмма «Коммерсантъ»ка «мәгълүмат әлегә рәсми дәрәҗәгә күтәрелмәгән, имеш-мимешләр дәрәҗәсендә генә кала» дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев