Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актаныш районы буенча юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бүген Актаныш муниципаль районының юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислек итте.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булды. 

 

Утырышта М7 федераль трассасын ремонтлау вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Рөстәм Алмаз улы юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады: "Без кешеләрнең гомерләрен саклап калырга тиеш", диде Рөстәм Алмаз улы. 

Актаныш районында 2024 елның 10 аенда булган аварияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Шәмсиев хисап тотты. 

 


Чаллы шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Константин Илюхин чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев