Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта мәктәп яны лагеренда юл иминлегенә багышланган очрашу узды

Актаныш районының 1 нче санлы мәктәбендә эшләүче мәктәп яны лагеренда балалар өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган очрашу узды. Чарада өлкән дәүләт автоинспекторы Артур Зиганшин һәм ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова катнашты.

Җәйге каникуллар тәмамланырга якынлашса да, мәктәп яны лагерьларында балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч чаралар дәвам итә. Актаныш районының 1 нче санлы мәктәп яны лагеренда бүген юл хәрәкәте иминлегенә багышланган очрашу оештырылды. Балалар белән өлкән дәүләт автоинспекторы Зиганшин Артур Фавазит улы һәм ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы аралашты.

Очрашу инспекторның балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сораулар бирүеннән башланды. Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сорауларга актив җавап бирделәр. Хаталы җаваплар бергәләп төзәтелде, кагыйдәләрнең мөһимлеге аңлатылды. Балалар шулай ук Госавтоинспекциянең патруль автомобиле белән якыннан таныштылар. Машинага утырып фотога төшү, махсус яктылык сигналларын кабызып карау укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Укучыларның юл иминлеге кагыйдәләрен яхшы белүендә укытучыларның һәм лагерь оештыручыларының да өлеше зур. Очрашуда балалар актив катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чара ахырында һәр балага яктылык кайтаргыч элементлы шнур һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәлек тапшырылды. Мондый очрашулар балаларга юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев