Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты

Бүген, 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә юл иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләргә, крсәткечләргә җентекле анализ ясалды. Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов үз чыгышында автомобиль йөртүчеләргә вакытында кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты.

Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелек итте.

9 ай дәвамында Татарстанда 2320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 220 кеше һәлак булган һәм 2819 кеше яраланган. Республикада юл-транспорт һәлакәтләре һәм яраланучылар саны кимесә дә һәлак булучылар саны арту тенденциясе күзәтелә. 28 октябрьгә республикада 257 кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып элеккечә бәрелү, җәяүлеләрне бәрдерү һәм юллардан чыгып китү очраклары күп. Федераль юлларда юл-транспорт һәлакәтләре һәм яраланучылар саны кимегәндә үлүчеләр саны 17, төбәкара юлларда үлүчеләр саны 10 кешегә арткан, җирле юлларда аварияләр саны кими.

Соңгы 5 елда республикада елның дүртенче кварталында җәяүлеләрне бәрдерү һәм капма-каршы бәрелешүләр саны арта. Шуңа бәйле рәвештә 26 октябрьдән «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә, ә ноябрьдә «Каршы як полоса» акциясе планлаштырыла. Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкы шиннарга вакытында алыштырырга кирәклеген искәртте. Рөстәм Рамилевич ассызыклаганча, резинаны алыштыру елның салкын вакытында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен хәлиткеч адым.

Алты муниципаль берәмлектә федераль юлларда аварияләр саны арткан. Баулы, Актаныш һәм Мамадыш районнары территориясендәге юлларда үлүчеләр саны күп.  Бигрәк тә М-7 «Волга» федераль юлындагы хәлләр республика җитәкчелеген хафага сала. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов утырышта әлеге уңайдан анлиз ясап проблемаларны күрсәтте.

Ноябрь аеннан Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе экипажлары республика районнарына атна саен күзәтчелек белән чыгачак. Күзәтчелек эшчәнлеге өстәмә көчләр белән ныгытыла. Экипажларның рейдлары капма- каршы бәрелешләр, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп тә машина руле артына утыруга каршы профилактика эшен алып баруга юнәлдерелгән.

Республикада юллардагы вәзгыятькә җәмәгать контролен тәэмин итеп «Халык инспекторы» Дәүләт Мәгълүмат Системасы файдалануга тапшырылды, ул гражданнарга кәрәзле телефонга урнаштырылган кушымта ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото-видеога теркәп куярга һәм хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту өчен әлеге фактларны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрергә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 9 аенда «Халык инспекторы» системасы ярдәмендә Дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәләренә 60 меңнән артык хәбәр кергән. 

Утырыш ахырында Шамил Гафаров юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны популярлаштыру буенча социаль кампанияләрне дәвам итәргә кушты.

Видеоэлемтә буенча утырыш эшендә Актаныш районы җитәкчелеге һәм җаваплы затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев