«Бүләк» лагеренда ял итүчеләр байкерлар белән очрашты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Бүләк» ял лагеренда ял итүче балалар өчен мототранспорт белән куркынычсыз идарә итү күнекмәләренә багышланган тирән эчтәлекле һәм үзенчәлекле чара узды.
Әлеге очрашу Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ринат Радик улы Шәмсиев инициативасы белән оештырылды.

Җәйге чорда мототранспорт балалар һәм яшьләр арасында аеруча зур кызыксыну уята. Чараның төп максаты — үсеп килүче быуынга мототранспорт белән дөрес идарә итү күнекмәләрен күрсәтү, куркынычсызлык таләпләрен аңлату һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең тормыш өчен нинди мөһим булуын искә төшерү иде.
Чара барышында балалар байкерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тәҗрибәле мотоциклчылардан тулы җаваплар алдылар. Балалар мототранспорт белән идарә итү үзенчәлекләре, куркынычсызлык чаралары һәм байкер дәрәҗәсенә җитү өчен узарга кирәкле сынаулар турында файдалы мәгълүмат белән таныштылар. Очрашуда шулай ук «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да актив катнашты.
Очрашу ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә очрашу якты фотосессия белән тәмамланды.

Мондый чаралар яшьләргә яңа тәҗрибә һәм файдалы белемнәр бирү белән беррәттән, юлларда куркынычсызлыкка җаваплы караш тәрбияләргә ярдәм итә. Һәр бала һәм яшь кеше юл кагыйдәләрен белеп кенә калмыйча, аларны һәрвакыт төгәл үтәсен, юлларыбыз һәрчак имин булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев