Яңа Әлем бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әтиәниләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәячәк
«Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә 1 кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә», дип язалар безгә Яңа Әлем бакчасыннан.
Балалар үз яшь төркеменә тиешле белем һәм тәрбия алалар, юл хәрәкәте иминлегенә өйрәнәләр. Бүген әлеге тема буенча әти-әниләр белән берлектә Яңа Әлем балалар бакчасында зур бәйрәм иртәсе узды: һәр яшь төркеме үз яшьләре буенча белемнәрен ныгыттылар.
Уртанчы-зурлар төркеме балалары тәрбияче Ландыш Мөхәррәм кызы җитәкчелегендә төрле ысуллар аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен исбатлап күрсәттеләр.
Сорау-җавап, слайдлар аша уеннар, юл чатында автомобиль һәм җәяүлеләрнең светофор сигналларын дөрес карап хәрәкәт итүе, "Билгеләрне дөрес тап", "Төзе һәм аңлатып бир" һ. б. Әти-әниләр исә ике командага бүленеп юл билгеләре, юлларда дөрес хәрәкәт итү турында белемнәрен барладылар, үзләрен сынадылар.
Бакчаның кунагы-Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова балаларга һәм ата- аналарга юлларда иминлек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды, кагыйдәләрне һәрвакыт үтәп йөрергә чакырып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев