Яңа Әлем балалар бакчасында ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе.
Балалар белән эш мәктәпкәчә яшьтән балалар бакчаларында башланырга тиеш. Бу максаттан Яңа Әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә, юл билгеләрен танырга өйрәтәләр, төрле чаралар үткәрәләр. 15 май көнне юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ата-аналар төрле ситуацияләрдән чыгу юлын таптылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, кайберәүләр үзләрен курчак театрында төрле һөнәр ияләре буларак сынап карадылар һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә өндәделәр. Җыелыш гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Илгиз Рәшитов чыгышыннан башланды.
Бакча мөдире Сәрвәрова Гүзәл уку елы дәвамында балалар иминлеге турында кайгырта,массакүләм чаралар,җыелышлар үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев