Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Китаплар юл кагыйдәсенә өйрәтә!

Актанышның Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 2В сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Галиева Люция Глүс кызы белән берлектә, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова белән мавыктыргыч очрашуда булдылар.



 Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан иң элек балалар "Иминлек серләре" китап күргәзмәсе белән таныштылар. Анда төрле яшьтәге балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган китаплар тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәне караганнан соң, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы, электр җиһазлары белән дөрес эш итү турында мәгълүмат бирелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бәйле уеннарга игътибар бирелде. Балаларга светофорлар сурәтләнгән иллюстрацияле материаллар күрсәтелде һәм кагыйдәләргә ныклап басым ясалды.

 Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе урамнарны имин кичү ысуллары, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде, видеороликлар каралды, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге ассызыкланды, бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче мультфильм геройларын искә төшерделәр.

 Очрашуда балалар алган белемнәрен ныгыта алдылар.

Балаларның иминлеге-безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев