Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Тәмле юл билгеләре» конкурсы- «Тылсым» бакчасының бренды!

Бүген «Тылсым» балалар бакчасында «Тәмле юл билгеләре» конкурсы уза. Икенче ел рәттән оештырылучы бәйге финалында 15 конкурсант көчләрен сыный, жюри алдында үзләренең сәләтләрен иҗади осталыкларын күрсәтә һәм пешергән ризыкларын яклый. Шунысы мөһим, быелгы бәйгене татар халык ашларына багышлаганнар, чөнки оештыручы «Тылсым» балалар бакчасы- милли юнәлештә эшләүче мәгариф учреждениесе.

«Тәмле юл билгеләре» конкурсына 23 балалар бакчасы катнашырга теләк белдергән, 1 турда тәмле юл билгеләрен пешерү процессын күрсәтеп, дүрт фотография җибәргәннәр. Тәкъдим ителгән  эшләрне карап чыкканнан соң оештыручылар 15 эшнең авторларын «Тылсым» балалар бакчасына финал этабына чакырган.

Бәйгенең финалында катнашучыларны «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәламләп уңышлар теләде. 

- Бала белән әни концерт номеры белән чыгыш ясый, аннан пешерү процессын аңлаталар. Регламент буенча конкурсантларга 3 минут вакыт бирелә. Ризыкның сыйфатына, баланың ризык әзерләүдә катнашуына карап урыннар чыгарабыз, – дип, бәйге шартлары белән таныштырды Ләйсән Мөхәммәтова.

Тагын бер таләп- ризыклар татар милли ашларының берсе булырга тиеш. 

Актаныш районының һәр балалар бакчасында ЮХИДИ юнәлешендә эшчәнлек актив алып барыла. Шул исәптән безнең «Тылсым» балалар бакчасында да ел буена бик күп эшләр эшлибез.  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова быел бик күп тапкырлар килде. Һәр төркемдә уку елы дәвамында ачык чаралар, дәресләр, уеннар, мастер-классларны күрсәтеп тордык. 

ЮХИДИ юнәлешендәге «Тәмле юл билгеләре» конкурсы безнең бакчаның брендына әйләнде. Быел бәйгене татар халык ашлары белән бәйләдек. Чөнки безнең бакча милли юнәлештә эшләүче мәгариф учреждениесе,- дип сөйләде «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова.  

Бәйгедә «Тылсым» балалар бакчасыннан ике конкурсант катнаша.

Альбина Шәрипова мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче улы Әмирхан белән каймак бәлеше пешергән, аңа «Керү тыела» тыю билгесен куйганнар. 

Татар халык ризыгы булган каймак бәлешен пешердек. Бик тәмле килеп чыккандыр дип уйлыйбыз. Каймак бәлеше пешергәндә юл билгеләрен кабатладык. Улыма бу конкурста катнашу ошады,- ди Альбина Шәрипова.

«Тәмле» юл билегеләре»нең иң кечкенә катнашучысы Гөлназ Әхмәтовага 2 яшь. Ул бәйгегә «Ромашка» балалар бакчасыннан килгән. Әнисе Алисә белән светофор төсендәге урама пешереп алып килгән, әтиләре исә кызлар чыгыш ясап биегәндә көч биреп торды.

- Татар халык ризыгы урама- чәчәкләрне светофор төсләренә буядык. Гөлназ кызыбыз төсләрнең барысын да белә. Юлда машинада барганда светофорда кызыл төс янса, әни, барырга ярамый, дип мине кисәтә. Һәр нәрсәне менә шулай аңлатырга тырышабыз,- ди Алисә ханым. 

Конкурсантларның фантазиясе бик бай, чыннан да күргәзмәдәге аш-су үрнәкләренең барысы да нинди дә булса юл билгесенә багышлап пешерелгән. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада кечкенә генә серне чишәбез. 

Катнашучыларның һәммәсен кыйммәтле бүләкләр көтә: җиңүчегә компрессор, 2 урын алучыга плед- мендәр, 3 урынга ия булучыга авария наборы бүләк итәчәкләр. Номинацияләрдә җиңүчеләр термослар, өстәл уеннары белән хөрмәтләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев