Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Умырзая» бакчасы балалары полиция тормышы белән танышты

«Умырзая» балалар бакчасы нәниләре Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә экскурсиядә булдылар. Алар полиция бүлегенең музее белән таныштылар.

Балаларны  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү төркеме белгече, полициянең өлкән лейтенанты Рәмилә Газизова; ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Вахитов Васил Гапделхак улы; җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Рафак Ризванов;  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының  Актаныш районы буенча бүлегенең начальник урынбасары – шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе, полиция подполковнигы Радик Басыйров; ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы, полициянең кече лейтенанты Зиннурова Лилия Филүс кызы; шулай ук «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова каршы алдылар.

Белгечләр балалар белән җылы әңгәмә кордылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә һәм аларны төгәл үтәргә чакырдылар.

Ә нәни кунаклар, бүлекнең 90 еллыгы уңаеннан, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Очрашудан соң тематик видеоролик карау оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев