Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Велосипедчы, юл кагыйдәләрен төгәл үтә!

Велосипедларда һәм самокатларда йөрүчеләрнең саны язның җылы көннәрендә аеруча арта. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре Актанышның беренче санлы мәктәбендә велосипедта йөрү кагыйдәләрен аңлатты.

Актанышта велосипедчылар өчен махсус юллар булмаса да, алар җәяүлеләр сукмагыннан, җәяүлеләргә комачаулык тудырмыйча, аларга юл биреп хәрәкәт итәргә тиеш. бу кагыйдәләрне бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова башлангыч сыйныфы укучыларына аңлатты.

Балаларга кагыйдәләр язылган брошюралар таратты. Укучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуга үзләре дә бүләк белән әзерләнгән иделәр.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә багышланган җырга флешмоб биеделәр. Флешмобта йөздән артык укучы катнашты. 

Ләйсән Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев мәктәпнең районкүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашачак укучылары белән әңгәмә корды. 14 яше тулмаган балаларга велосипед белән кайларда йөрергә яраганлыгын искә төшерделәр, ике тәгәрмәчле техникада куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәнү мөһим.

- Әти-әниләр балалары сораган самокат, электромопедлар кебек куркыныч техниканы сатып алып бирә. Әмма баласына үлем уенчыгы бүләк иткәнен абайламый да. Мөмкин булса, мондый төр техникалардан баш тарту мөһим. Ә велосипедка утырган балаларга үтемле итеп юл кагыйдәләрен аңлатыгыз, ничек хәрәкәт итүләрен тикшерегез. Фаҗигаләргә юл куймагыз!- диде Инсаф Фидаил улы. 

Ләйсән Рәдиф кызы велосипедта йөргәндә багажникка кеше утыртмаска, киемнәргә яктылык кайтаргыч элементлар тагарга икәнлеген искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев