Иясез хайваннарны жәллик!
19 август Бөтендөнья иясез (сукбай) хайваннар көне (International Homeless Animals Day) буларак билгеләп үтелә.
Бу дата календарьда Халыкара хайваннар хокукын яклаучы җәмгыять тәкъдиме белән 1992 елда барлыкка килә. Беренче чиратта бәйрәм буларак тугел, ә иясез хайваннар проблемасына игътибар юнәлтү чарасы буларак билгеләп үтелә. Бөтен дөнья буйлап бу көнне волонтерлар тарафыннан хәйрия чаралары оештырыла: концертлар, аукционнар, конкурслар. Алар нәтиҗәсендә җыелган матди ярдәм иясез хайваннарның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелә. Шулай бу көнне иясез хайваннар үзләренә яңа хуҗа табып, йортка күчү мөмкинлеге булсын өчен күп приютлар тарафыннан махсус күргәзмәләр оештырыла.
Безнең районда шулай ук иясез хайваннар проблемасы бар. Бу — беренче чиратта, иясез калган хайваннарның хуҗалары тарафыннан үз вазифаларына салкын караш нәтиҗәсе булса, районыбызда иясез калган хайваннарны сыендыру урыны — приют булмауның да йогынтысы зур. Хәзерге көндә Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты тарафыннан сукбай этләрне Алабуга шәһәрендә урнаштырылган приютка урнаштыру турында килешү төзелгән. Урамда яшәүче хайваннар еш кына инфекцион чирләр тарату чыганагы булып торалар.
Алар арасында иң еш очрый торган чирләр:
МИКРОСПОРИЯ (КЫРКУЧЫ ТИМРӘҮ)
Кыркучы тимрәү — ул йогышлы тире авыруы, бер кешедән икенчесенә йога ала дигән сүз. Бу авыру, гадәттә, Мicrosporum гөмбәчеге аркасында барлыкка килә. Авыруның төп чыганагы — этләр һәм мәчеләр. Ләкин шул ук вакытта бу чирне тимрәү белән авырган кешенең гигиена әйберләрен, уенчыкларын кулланганда, хәтта комлыкта, туфракта уйнаганда да эләктерергә мөмкин икән. Кыркучы тимрәү йоктырмас өчен профилактика чаралары: хуҗасыз хайваннар белән аралашмау;әгәр дә хайваннарда тимрәү авыруы булса, аларны ветеринарга алып барырга, урамга чыгарып җибәрмәскә кирәк; шәхси гигиена кагыйдәләрен истә тоту: урамнан кергәннән соң һәм хайваннар белән уйнаган саен бит-кулларны сабынлап юу.
ТОКСОПЛАЗМОЗ
Токсоплазмоз — кешеләр һәм хайваннарның паразитар йогышлы авыруы. Авыру чыганагы булып токсоплазмоз йоктырган песиләр тора. Кешеләрдә еш симптомнарсыз үтәргә мөмкин. Аеруча авырлы хатын-кызлар өчен куркыныч. Чөнки ана карынындагы вакытта токсоплазмоз йоктыру, баланың нерв системасы зәгыйфлегенә, хәтта үле тууына китерергә мөмкин. Токсоплазмоз йоктырмас өчен профилактика чаралары: ит ризыкларын югары температурада сыйфатлы итеп эшкәртү; рационда чи йомырка, пастеризация ясалмаган сөт кулланмау; яшелчә, җиләк-җимешләрне тиешенчә юу; песи фекалиялары эләккән туфрак яки ком белән эшләгәндә перчатка киеп эшләү; йорт песиләрен коры яки консервацияләнгән азык кына ашату.
КОТЫРУ ЧИРЕ
Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап үлемгә дучар итүче йогышлы авыру. Авыру чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, кыргый этләр санала. Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм бәйләнештә булганда кешеләргә дә йогарга ихтимал.
Авыру китереп чыгаручы вирус үзәк нерв системасында үрчи һәм организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Мондый хайваннар белән төрле бәйләнешкә кергәндә- тешләгәндә, селәгәе тиеп киткәндә, шулай ук алар селәгәе белән пычранган төрле әйберләр аша авыру йогарга мөмкин. Тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада сабынлы су белән юарга, җәрәхәт кырыйларын йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб зыян күрүчегә тиешле ярдәмен күрсәтә һәм профилактик прививкалар билгели. Бу эшләр вакытында эшләнмәсә, кеше авырый башларга мөмкин. Һәм инде авырый башлагач, бу авыру үлем белән генә тәмамлана.
ГЕЛЬМИНТОЗЛАР
Гельминтоз кискен һәм хроник формада була. Кискен гельминтоз билгеләре: тәндә тимгелләр барлыкка килү һәм алар кычыту, температура күтәрелү, мускуллар һәм сөякләр авырту, лимфа төеннәре зураю, хәлсезлек, ярсучанлык, эч авырту һәм кату, газ җыелу, тешләр шыгырдау. Кайвакыт ютәл, тын кысылу, күкрәк читлеге авырту да була. Хроник стадиягә күчсә, эшләү теләге кимү һәм өлгереш начараю, ябыгу, аппетит булмау, дерматит, тырнакларның сынучанлыгы, ринит, бронхит, җенес органнарында ялкынсыну күзәтелә. Бу билгеләр күп кенә чирләргә хас, шуңа күрә алар булса, организмны тулаем тикшерергә кирәк. Кеше гельминтозны мәче, эт, кошлар аша йоктыра. Ул шулай ук сөт аша да күчәргә һәм организмда күп еллар буе яшәргә дә мөмкин. Бу чирне йоктырмас өчен гигиена чараларын һәм гадәти кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне ашар алдыннан юарга кирәк, кайнар су белән коендырып алу бигрәк тә яхшы. Кайнатылмаган су эчмәскә, коенганда су йотмаска. Тиешенчә эшкәртелгән ит һәм балык кына ашарга. Чи ит һәм балык эшкәрткәннән соң, савыт-сабаны яхшылап юарга, чи һәм пешкән продуктларны турау өчен аерым такта тотарга. Кулларны икешәр тапкыр сабынлап юарга, бигрәк тә туфракта эшләгәннән соң. Балалар пычрак әйберләрне, ком, балчыкны авызына капмасын дип күзәтеп торырга. Өйне даими рәвештә дымлы чүпрәк белән җыештырып торырга кирәк.
Иясез калган хайваннар язмышы турында борчылып, берәрсен узегезгә алып кайтып тәрбиягә алырга теләсәгез куркынычсызлык чараларын үтәү мөһим: дүртаяклы дустыгызны ветеринарга күрсәтеп, кирәкле прививкаларны ясарга, дегельминтизация уздырырга онытмагыз.
Иясез хайваннар көненең төп бурычларының берсе — хайваннар хуҗаларының үз вазыйфаларына карата җаваплы карашка өйрәтү. Бу исә үз чиратында, иясез хайваннар санын арттырмас өчен һәм киләчәктә барлык сукбайларның хуҗалы булып, үзләренә йорт табыр дип өметләнергә нигез бирә.
Татарстан Республикасы «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Актаныш районы булекчәсе, врач-эпидемиолог Сафиуллина Ләйсән Фәрхәт кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев