Актаныш

Актаныш районы

18+
Килен кайнана туфрагыннан

Иске Байсардан Хәйриевләр гаиләсе «Сөембикә» журналының «Килен-кайнана» конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты

2022 елнын 9 декабрендә Казан шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында Сөембикә журналы уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен, язмалары иң яхшылары дип табылган катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде.

35 язмадан сайлап алынган 9 мәкалә арасында  Актаныш районы Иске Байсар авылы мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева да иң оста язма авторының берсе буларак Рәхмәт хаты һәм истәлекле  бүләккә лаек булды. Ул сәхнәгә хәләл җефете Ирек Хәйриев һәм кайнанасы Халидә Хәйриева белән чыкты. Әлеге мәртәбәле бүләкне бу күркәм гаиләгә Бөтендөнья Татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тапшырды. Бүләкләү ахырында Фәнзилә Хәйриева, чараны оештыручыларга зур рәхмәтен җиткереп Ф.Дәүләтбаевның килен һәм кайнана мөнәсәбәтләренә багышланган шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.

 Бу бәйрәмдә районыбызның хөрмәтле гаиләсе катнашу зур мәртәбә. Әлеге чара хәзерге чорда халкыбызның милли традицияләрен, рухи кыйммәтләрен саклап калу максатыннан әһәмиятле.

Реклама
https://

Чарада шулай ук халкыбызның күренекле шәхесләре, артистлар А.Бариева, Р.Асаев, Г.Имамиевалар чыгыш ясады. Шулай ук җиңүчеләрне котларга, бүләкләр тапшырырга ТР Дәүләт Советы депутатлары да килгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://