КАЗ ӨМӘЛӘРЕНДӘ
Әгъдәл САФИН.
Кайберәүләр көз җитүне бигүк яратып бетерми.
—Башланыр инде, пычрагы, баткагы.
—Карлы яңгырлары җилкәдә эреп теңкәгә тияр.
— Малга азык табуы да авырлашыр. Фу! Шул көзне!
Әллә ничек төннәре дә эч пошыргыч озая башлый. Аннан салкын, буранлы кыш чират көтеп торыр. Озак та тормыйча килеп җитәр.
Бәлки кешеләр дөресен сөйлидер. Мәгәр, үзем көзне, аннан кыш килүен яратам. Көтеп алам мин аны. Көз, үләннәр саргайса да, урманнар төрле гүзәл төсләргә керә. Агачларның кайберләре сары кызгылт, тагын әллә нинди киемнәргә төренә. Көзге салкын җиле дә ул кадәр каты булып тоелмый. Ничектер битләрне иркәли кебек. Мин инде көз җитсә, ап-ак мамыктай кар төшүен, атлаган саен аяк астында шыгырдавын телим. Аның да үз сере бар. Шул көзге көннәрнең берсендә үземнең мәхәббәтемне таптым.
Кар төшеп туңдырып җибәрдеме, безнең яклардагы авыл халкы җәй буе тәрбияләп үстергән, симерткән казларын чала башлый. Ул чагында авылыбызның әле бер, әле икенче очындагы хуҗалыкларның өйләрендә кызыклы каз өмәләре башлануын көт тә тор. Өмә дигәннән безгә, яшьләргә, артык эш тә калмый инде. Кирәгенчә симертелгән казларның мамыгы йолкынып, тазартылып, йоны мендәр тышларына тутырылып, түшкәләре эшкәртелеп, чоланнарга эленеп куелган була. Аннан соң бәйрәмнең икенче өлеше башлана.
Ә яшьләргә шул байлык, муллыкны җырлап, биеп төрле уеннар белән билгеләп үтәсе генә кала. Без яшь чактагы шундый өмәләр бик тә истә калырлык күңелле була торган иде. Анда өй хуҗасы чакыруы белән барасың да, кызлар белән парлашып утырасың. Ул җырлау, ул биюләр китә. Берсеннән-берсе күңелле, истә озак сакланырлык була.
Шундый бер уен оештырыла иде: ялгыз калсаң үзеңә ошаган кызны, яраткан егете аның янында утырган булса да, уенны алып баручыдан яныңа китереп утыртуны сорыйсың. Ул зур эш башкарган кеше кебек китә теге егет янына. «Кызыңны әнә теге егеткә бирәсеңме?» ,— дип сорый, ялгыз утырган егеткә бармагы белән төртеп күрсәтеп. Әгәр егет кызын бирергә ризалашмаса, солдат каешы белән аның уч төбенә өч мәртәбә ныклап суга. Башта кулы авыртыр дип кызганып тору юк инде. Тагын кабатлап сорап та бирми торса, алтыны сугалар. Кызны алганчы шулай өчәргә арта бара. Биш мәртәбә сорарга мөмкин. Шуннан артык ярамый. Егетен яраткан кайбер кызлар каеш белән үз учына да суктырып карый. Ләкин йомшак куллы кызлар озак түзә алмый, билгеле. Кайбер кызлар егете белән киңәшләшә дә бик күп суктырып тормыйча сораган егет янына китә. Аның кырына барып утырганнан дөнья җимерелми ләбаса. Түзәлгәне болай да кызны үз яныннан җибәрми тора.
Уеннарның төрлесен, үзебезчә күңелебезгә ошаган дип саналганнарыннан иң-иң кызыклысыннан берсен сайлап башлыйсың.Табышмаклар әйтешәсең, штраф итеп биетү, җырлатулар китә. Бер уен икенчесен алыштыра. Яшь чакта кайсы гына уенны алма, барысы да кызык булып тоела.
Бераз уйнагач, хуҗалар мул итеп табын әзерли. Аш, бәлешен рәхим итәсең дә, татлы чәй эчәсең. Матур-матур җырлар күңелне күтәрә. Чая егетләр үзара берләшеп, берәр шешә аракыны бушаталар да кәефләнгән күңелләрне тагын ныграк майлап җибәрәләр. Телләр ачыла, кызыкларны сөйләшәләр.
Тик монысы әллә ни түгел әле. Күңелне иң ачканы шул: ялгыз егетләргә кызлар табу, ә кызларны егетләр белән дуслаштыру, йөрәк серләрен уртаклашу була торган иде.
Мин үзем кызлар белән озак кына уртак тел табалмадым. Ә менә Сания безнең авылга килгәч, әллә ничек сүзсез дә бер-беребезне аңлаштык шул. Аны безнең авылга мәктәптә укытучы булып эшләргә җибәргәннәр. Укытырга дигәч тә, югары уку йортларында белем алып өлгермәгән иде әле. Урта мәктәпне тәмамлагач безгә килгән. Анысын кызлар белән күп чуалучы, алар арасында йөреп, булыр-булмас хәбәрләрне җыя торган Әптерәйдән ишеттек.
—Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап чыккан. Физиканы су кебек эчә икән,— дип сөйләде беркөнне үзе физика белән математиканы күпме тырышса да юньле аңламаган, шуңа классташларыннан тагын бер елга чак-чак утырып калмаган Әптерәебез.— Теге ялны Галәү өмәдән кайтканда барган икән, кыз тәти егетнең кикериген бик тиз шиңдергән, ди. «Танавың йомшарган, сөртеп ал, туганым», — дип озаткан. Галәүне әйтәм, тышта салкын тидереп, борыны томаулагач, нишләсен. Танау андый чакта йомшара инде ул. Кичә үзем кызны озатырга барырга чыккан идем дә мине дә яныннан тиз борып җибәрде, каһәрең. «Буең бик бәләкәй, аппагым. Синдәй кыска буйлыларны һич тә яратмыйм» ,— дигәч, гарьлегемнән шунда җир ярылса, шунда кереп яшеренердәй булдым. Нәселем бәләкәй халык булгач, әллә кая барып булмый шул. Үземнең дә зифа буйлы баһадирдай егет асылы буласым бик килә. Тик кая ул!... Хәер, алтын зур булмый диләр түгелме соң?".
Әптерәй, горурлангандай, башын югары чөйде.
—Бүген безнең күрше Зәйнәпләрдә өмә була. Санияне дә чакырган. Ул да киләчәк икән.
Монысын Зәйнәпнең үзеннән дә ишеттем. Мин аңа эч серемне ачып салдым. "Сания белән бер сөйләшергә иде, сеңелкәш«,—дидем. Миннән бер генә елга соңрак туса да яратып һәрвакыт шулай эндәшә идем. Аннан соң аның белән кардәшлегебез әллә ни ерак түгел. Икебез дә моны бик яхшы беләбез.
Зәйнәп сеңлем ниятемне бик хуп күрде:
—Ул үзе дә сине еш сорашкалый, абыем. Тик Галәү генә аның янында ешрак бутала. Әмма Сания андыйларны бик яратмый бугай. Ул безнең фермада агитатор, еш кына янга килә, — дип йөрәккә ут салып куймасынмы. Җитмәсә, сүзен дәвам итеп борычын да сипте.— Анау көнне килгәч, бераз сөйләшеп утырган идек. «Бигрәк булдыксыз күренә шул Галәү дигәннәре. Урта мәктәпне ике ел элек бетергән. Һаман да юньле эшкә урнашканы юк» ,— ди. Ә менә сине, абыем, яратканга ошый. Гел сораша, йөргән кызы бармы икән дип кызыксына. Кулыңа эләксә, ычкындыра күрмә. Бик тә ипле кызга охшаган ул.
Йөрәккә ут салды дигәч тә, артык яндырып ук түгел инде. Санияне күргән саен болай да тынгылык белмәгән күңел тагын да ныграк дулкынлана башлады бит. Көн буена уйланып, үземә-үзем тыныч урын таба алмыйча йөрдем. Тизрәк кич булып, өмә йортына керергә вакыт җитүен түземсезлек белән көттем.
Ниһаять, без өмә йортында. Сания кырына барып та утырдым. Аны янымнан алырга була учны солдат каешы белән ару гына суктырдылар. Барыбер аерылмадык. Башка уеннарда да бергәрәк утырдык.
Өмә таралыр вакыт җиткәндә генә Галәү Сания янында тагын сырпалана башламасынмы. Зәйнәп килеп колакка пышылдады:
—Санияне Галәүгә урлап алып китәргә чамалыйлар. Кара аны!
—Каян белдең? Кем әйтте?
—Сания кемнәндер ишеткән.
Йөрәкне тагын нидер куырып алды бит. Бар ул безнең якларда андый начар гадәт. Бер урында басып торалмый башладым. Тегеләй таба берничә адым, болай таба тагын берничәне атладым. Бер җаен табарга, Санияне ничек тә алып калырга кирәк. Аннан соң башка берәр чарасын күрербез. Галәүнең борынына канатырлык итеп чиртмәсәң, эшне бозып кына калмас, челпәрәмә китерер. Андый чакта егетләр соңыннан ни буласын уйлап тормый. Кыз аны яратамы — юкмы, кайбер егетләрнең анда һич тә эше юк. Үзенә ошаган кыз булса, шундый чакта «чәлдереп» тә китә. Егет өенә барып кергәч, кыз бала да әллә ни карышып тормый. Кияүдән кайткан исемне күтәрәсе килмидер инде. «Язмышым шулдыр ахры» ,—дип төшкән гаиләдә торып калалар. Дөрес, барысы да алай итми, билгеле. Алдан егет белән кызның үзара сөйләшеп шулай итеп эшләгәннәре дә булгалый. Ә менә мондый хәлләр сирәгрәк очрый. Бер сүзле кызлар үзенекен итмичә калмый. Ул чакта эш зурга да киткәли. Ә егеткә гафу үтенергә кала. Шулай итеп кыз үзе яратканын көтә. Билгеле, язмыштан узмыш юк, диючеләр дә булгалый.Үзенә ошаган егеткә кияүгә чыгу, яраткан кызга өйләнү бәхетле язмышларга гына тия шул.
Ну, мин дә бу юлы, гомергә бер дигәндәй, кыюландым. Галәүне читкәрәк чакырып алдым да:
—Уеңны беләм. Ул сиңа песи баласы түгел, шаярма!—дидем, йодырыгымны борын төбенә үк илтеп.— Ут белән уйнама, пешәрсең, без Сания белән сүз куештык.
Яшь һәм көчле чаклар. Егетләр арасында абруй да җитәрлек. Дусларым да бар. Бер-беребезнең өстенә тузан да төшермибез. Ләкин йодрыкларны кулланырга әлегә бик ашыкмыйбыз. Ансы чамадан тыш булыр иде. Болай да сүз үтәргә тиеш. Галәү баштарак ык-мык итеп караган иде, мин тутырып аңа карагач тәти егетем арткарак чигенеп куйды. Әмма ул да ялгыз түгел бит. Тик тавыш чыгару килешми. Сания дә иртәгә укучылар алдында ничек күренер? Ярамый. Икенче, без сайлаган тыныч юл икебезгә дә бик ошады. Санияне запас ишектән ал да сыз.
Үзем дә әллә кем түгел дә. Сөтчелек фермасында терлекче генә. Сирәгрәк район гәзитенә хәбәрләр язгалыйм. Алдагы елга институтка читтән торып укырга барырга әзерләнәм. Сания бу уемны бик хуплый. Үзе дә шул нияттә.
Без Сания фатиры ягына таба ап-ак карны шыгырдата-шыгырдата әкерен генә атлыйбыз. Күңелгә рәхәт. Миннән дә шәп егет юк бүген.
—Сезнең гәзиткә язганнарны укып барам, әйбәт язасыз,— ди Сания.
—Редакциядә журналистлар без җибәргән язмаларны бераз шомарталар инде. Булган хаталарын да төзәтәләр.— дим, мактанмаска тырышып.
Икенче көзгә ул укырга китте. Миңа да авылымда эштә калырга туры килде. Төрле урыннарда тырышып эшләдем. Җир сөрдем, басуда ару-талу белмичә иген үстердем. Комбайнга утырып, көз җиткәч шатлана-шатлана уңыш җыеп алдым. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп горурлана идем. Димәк, туган ягымның кадерен белдем мин. Эш вакытында маңгаемнан тамган тирем мине тагын да чиксез шатландыра иде. Якташларым да эшемә карап, башкаларга үрнәк итеп куйды. Тик укырга барып, югары белем алырга кирәклеге турында хәтердән чыгармадым. Максатыма ирештем. Соңрак институтка барып имтиханнарын уңышлы тапшырдым. Берничә ел арадагы бәйләнеш өзелеп торды.
* * *
Укуымны тәмамлап, авылыма эшкә кайткач, аның белән яңадан очраштык. Тагын да шул каз өмәсендә инде. Каз өмәсен әлегечә, алдынгы колхозчылар йортында үткәрүне оештырышып йөри иде. Ә мин бу вакыйганы гәзиткә язарга бардым. Бу юлы без аерылышырга очрашмадык. Сүзне озакка сузмыйча тиздән чәчләрне-чәчкә бәйләдек тә куйдык. Шуннан бирле гөрләтеп, тату гына яшибез. Бәбиләр үстерәбез. Беренче улым үземә охшаган. Икенчесе кыз булды. Хас та әнисе инде, бигрәк тә...
Галәүне дә комсомол туе ясап, бер чибәргә өйләндердек. Арабыздагы ачу озакка бармады. Урам тутырып матур бизәлгән атларда Саниям белән мине ашка килеп алдылар. Алар өендә озак кына кунак булдык. Гармун моңы, җыр тавышлары төне буена тынмады. Тик таң ата башлаганда гына яшьләр яңа өйләнешкәннәргә бәхетле тормыш, үзләре теләгән кадәр нәни балалар үстереп, игелекләрен күрүне теләп, алар йортыннан таралышты.
Бүген хатыны белән бик әйбәт итеп яшиләр. Тормыштан икесе дә бик канәгать. Галәү училищеда укып, механизатор булды. Эшне белә. Иген үстерә. Кулыннан килмәгән һөнәре юк диярсең. Үзе төзелешне дә чамалый икән. Былтыр гына яңа өй бетереп керделәр. Ярдәмгә мин дә баргаладым. Без аерылмас дуслар булып калдык. Беребез нинди генә эшне башлап җибәрсә, икенчебез, чакырганны көтеп тормыйча, шунда ук тиз ярдәмгә килеп җитәбез. Хатыннарыбыз да аерылмас ахирәтләр булып китте, алар бер-берсенә өй эшләрендә чын күңелдән ярдәмләшәләр. Тик озакка гына барсын бу дуслык, арага дошман кермәсен. Бергә дус булып яшәгәндә нинди генә авырлык килгәндә дә җиңелрәк ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев