Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Нур Баян исемендәге хуҗалык беренчеләрдән булып сенаж салуны башлап җибәрде

Актаныш районы кырларында терлек азыгы әзерләү эшләре башланды. Май ае авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик кызу вакыт, чөнки ел дәвамындагы керем азыкның сыйфатына бәйле.

Вакытында һәм сыйфатлы әзерләнгән мал азыгы — уңышның нигезе.

21 май көнне Нур Баян исемендәге хуҗалык уңганнары районыбызда беренчеләрдән булып сенаж салуны башлап җибәрде, терлек азыгы тритикале культурасыннан әзерләнә.  Тритикале хәзер үзенең иң сусыл, иң туклыклы фазасында. Аны саклап калу өчен, тиз арада чабып, герметик шартларда саклауга кую мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев