Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

АКТУАЛЬ ИНТЕРВЬЮ: Рамазан ае фазыйләтләре, ураза тоту тәртибе

Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, хөрмәтле дин кардәшләребез, газиз милләтәшләребез! Без алдан вәгъдә иткәнчә “ВК” социаль челтәрендәге “Актаныш-информ”ның рәсми сәхифәсендәге турыдан-туры трансляция, туры эфирда сәламләдек сезне! Әңгәмәмнең махсус кунагы, затлы кунагы Актаныш районы имам-мөхтәсибе, Актанышның үзәк “Җәмигъ” Аллаһ йорты имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин булды. Хуш киләсең, бәрәкәтле ай!

22 март кич кояш баю белән айларның солтаны Рамазан башлана. Җир шарындагы ике миллионга якын мөселман кешесе таң атканчыга кадәр сәхәр ашап, уразага керәчәк.
Хәерле сәгатьләрдә, Руслан хәзрәт. Сүзебез изге Рамазан ае фазыйләтләре, ураза тоту тәртибе хакында булыр, Иншаллаһ. Мин үзем әзерләгән сорауларны һәм мөхәрриятебез почтасына килеп ирешкәннәрен бирермен сезгә.
Рамазан аенда ураза тоту өчен башта күңел белән ният кылабыз бит. Ничек ният кылу хак һәм дөрес була, хәзрәт?

– Аллаһының бәрәкәтләре, сәламнәре булсын! Әлхәмдүлилләәһи раббил-гааләмиин, 11 айның солтаны булган изге Рамазан шәриф аебыз якынлашты. Рәҗәп айларын үткәреп җибәрдек, Шәгъбан аендабыз, Сөбханаллаһ. Шушы ике ай безне Рамазанга якынлашуыбызны искәртә. Рәҗәп аенда шулай ук, Аллаһ Раббыбызның киң рәхмәте, дөньядагы барлык мөселманнарның искә ала торган Мигъраҗ кичәсе булып үтте. Пәйгамбәребез(с.г.в.) өммәтенә безләргә 5 вакыт намаз фарыз булган кичә. Пәйгамбәребезгә Аллаһ Раббыбыз бүләк ясаган кичәсе һәм инде шушы Шәгъбан аебыз да Бәраәт кичәләре белән үтеп бара. Пәйгамбәребез(с.г.в.) Рамазан аенда ураза тотканнан соң, иң күп ураза тоткан ае Шәгъбан булган! Шуңа күрә, без Шәгъбан аенда, аннан алдагы Рәҗәп аенда уразалар тотып үзебезне шушы мөбарәк булган Рамазан аена әзерли башларга тиеш идек. 
Әлхәмдүлилләһ, мөбарәк аебызга санаулы көннәр генә калып килә. Шуңа күрә, әйткәнемчә, 11 айның солтаны, безгә олы бер кунак булып торган Рамазан ае. Өебезгә кунак көтсәк, йорт-кураларыбызны җыештырабыз, көндәлек җыештырылмаган урыннарыбызга игътибарлы булабыз, тәмле ризыклар әзерлибез, матур киемнәребезне киябез, күркәм итеп кунакларыбызны каршы алабыз... Шушы халәттәгечә, без Рамазан аен да каршы алырга, үзебезне әзерләргә, үзебезне рухи яктан әзерләү чаралары күрсәк әйбәт булачак. Алдан ук уразалар тотып, чистарынып, пакъләнеп торырга кирәк. 
Рамазан – безнең өчен фарыз булган ай! Без бу айда, һәр мөселман кеше, һәрбер кеше, һәр ир-ат, хатын-кыз сәламәт булсалар ураза тоту зарур һәм хак гамәл. 
Рамазан – Аллаһ Раббыбызның рәхмәт ае. Алдан ук ниятлик, Аллаһ безгә сәламәтлек насый итсен, сорыйк, ялварыйк бу хакта. Аллаһ Тәгаләгә никадәр ялварабыз, шулкадәр үзебез өчен яхшырак. Аллаһы безнең шушы догаларыбызга җавап бирмәүдән хәтта ки оялыр икән, мөхтәрәм җәмәгать! Хәерле ниятләр, яхшы ниятләр тормышка ашачак. Без күңелебездән ниятлибез, бу ният бик көчле. Рамазан аена кергән чакта шундый ният тә җитә. Үзебез ишетерлек, эчтән генә дә ниятләргә мөмкин. Ниятләребез һәрвакыт дөрес булсын иде.


Амин, шулай булсын! Рамазан аеның хикмәтләрен билгеләп үтсәгез иде.
Ризык кадерен беләбез, Җир галәме — олы мәчет, ураза — иң зур тәрбияче.

– Рәҗәп аеның беренче көнендә уразага керсәң – 3 ел ураза тоткан кебек савап, 2нче көнендә тотсаң – 2 ел, 3нче көнендә – 1 ел шикелле әҗерен Аллаһ Тәгалә насыйп итә. Мигъраҗ көнне Уразада булсаң, 5 ел Ураза тоткан әҗер-савабын бирә икән. Шәгъбан аеның тәүге 3 көнендә, уртасында 3 көн, соңгы көнендә өч көн тотулар да бик саваплы гамәл. Аларның саваплары билгеле. 
Ә менә Рамазан аеның савабын Аллаһ Тәгалә үзе бирә. Кадер кичәсе бар. Бу кичәдә адәм балаларының еллык ризыгы билгеләнә. Кем бу кичәнең әҗеренә чын йөрәктән ышанып, таң атканчыга кадәр гыйбадәттә, изге гамәлдә була икән – мең ай гыйбадәт кылганның савабы насыйп була. Бу инде 83 елга якын кеше гомере.
Рамазан аенда ураза тотуның савабы билгеле түгел. Бу инде ураза тотучы белән Аллаһ Раббыбыз арасында булган бер яшерен сер. Ураза тотучының ике сөенечле вакыты булыр: ураза тотып көне буена ифтар, ифтар кылган мәле һәм Аллаһ хозурына ирешкән савабын ишетү. 
Аллаһ безгә бик кыска гына гомер бирсә дә, әҗер-савапка ирешү мөмкинлекләре бихисап! Рамазан аеның хикмәтләре бик күп. Намазга баскач аны тагы да ныграк аңлый, төшенә башлыйсың. Һәр нәрсәнең дә зәкяте булган кебек ураза тоту – тәнебез зәкяте. Рамазан шәриф аеның фазыйләтләренә, аның изге хикмәтләренә ирешүләр барлык кешеләргә дә язсын.


Ураза тоту бөтен кешегә дә файдалымы?
“... Сезнең ураза тотуыгыз үзегез өчен хәерле, әгәр сез белсәгез икән!” – ди Аллаһы Тәгалә Коръәндә (“Бәкарә” сүрәсе, 2:184).


– Әлбәттә, Юлай. Рамазан аенда ураза тоту бигрәк тә файдалы. Ураза тотуның файдасын табиблар да раслый. Элек менә ничек тамак туйдырырга белмәгәннәр, бүгенгесе көнне киресенчә күп ашамаска тырышабыз. Ризыкларыбыз киң, кибетләребезгә һаман да әле без татып карамаган җиләк-җимешләр кайта. Әзрәккә ризыктан аерылып тору, начар сүзләрдән, аламалыклар күрүдән тыелып тору – ураза вакыты. Рамазан аенда алган зарядыбызны, энергиябезне киләсе елга тиклем саклау бик хәерле. 


Соңгы елларда дингә тартылучылар артканнан-арта бара. Шуңа бәйле яшьләр дә дингә тартыла. Сез моңа карата нинди караштасыз?


– Әле без, шәхсән үзем мәктәптә укыган чорда мәчетләребездә өлкәннәр генә күп иде... Кызганычка каршы, бу буын ахирәткә күчеп бара. Яшьләребез, урта яшьтәге әфәнделәр һәм ханымнарны мәчетләребездә күрәбез. Сөенәбез һәм куанабыз, яшьләребезнең җомга намазларына йөрүләренә, барыбер өлкән буын да активрак булсын иде, аларны да күрәсе килә. 
Аллаһка Шөкер, мәчетләребез якты һәм җылы, дин сабакларын өйрәнү буенча төркемнәрне даими оештырабыз. Дәресләр үтә. 


Ифтар мәҗлесләре үткәрү тәртибенә тукталыйк әле, хәзрәт. Мәчетләрдә ифтар үткәрү мөмкинлекләрен ачыклыйк?

– Соңгы елларда Татарстаныбыз мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре Рамазан аенда оештырыла. Бу бик шатлыклы күренеш. Үзебезнең Актанышның үзәк “Җәмигъ” мәчетендә һәм Агыйдел урамындагы “Бүләк” мәчетендә ифтарлар бара Рамазан аенда. Аның бер көне берсендә булса, 2нче көне икенчесендә. Райондашларыбыз гаиләләре, балалары белән киләләр. Мәхәлләләребездә 100 ураза тотучыга ифтар оештыру теләге булган кешеләр 20000 сумга авыз ачтыра алалар. Андый саллы суммалары булмаган кешеләр, махсус куелган тартмага 1000, 100 сум да, 50 сум да сала алалар мөмкинлекләрен күзаллап. Рамазан аена махсус “ифтар” дигән язулы тартма да куела, изге эштән читтә калмыйк. Ураза тотучыны бер йотым су һәм хөрмә белән авыз ачтырса да ураза тотуның әҗере языла.


Мәчетләрдә ифтарлар үткәрелә, Әлһәмдүлилләһи Шөкер. Иганәчеләр, ярдәм итүчеләр бармы?

– Әлхәмдүлилләһ, бер көнне үз өстенә алган дин кардәшләребез дә бик күп. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын аларга, үзләренең хәләл кәсепләреннән 100 кешегә ифтар мәҗлесләрен оештыруда катнашалар. Мөслимәләребезгә бик зур рәхмәт! Алар шушы ризыкларны өйлә намазыннан соң килеп ифтар табынын итеп әзерлиләр. Аллаһ Тәгалә аларга саулык-сәламәтлек бирсен, куллары авыртуларсыз булсын.
Быелгы ифтар мәҗлесләренә дә гадәттәгечә көтеп калабыз барыгызныда! Ураза тотмаган кеше да бирегә килеп, кызыгып, иртәгәсе көненә уразасын  тотып, бәлки уразалы килеш тә килер. Ураза тотамы, юкмы икәнен бер Аллаһ кына белә ала.


Чынлап та бик күркәм, ифтар, тәрәвих намазларына йөрү. Дин кардәшләребезнең бер очрашу, күрешү, хәл белешү чагы да бит әле ул.
Сездән – кардәшләребездән редакциябез почтасына килгән хатлардан төзелгән сорауларга  булган җавапларга да тукталыйк:
Кемнәр өчен фарыз ураза? Рамазан аенда үзен мөселман дип санаган кеше, балигъ булган һәр кеше 29 яисә 30 көн уразаны тотарга тиеш дип беләбез. Нәрсә соң ул фарыз ураза? 

– Фарыз – ул Аллаһ тарафыннан фарыз булган гамәл, тиешле гамәл. Уразаны мәсәлән, сәфәрдә булган кешегә тотмаска мөмкин. Бер көн калдырган ураза өчен – бер көн тоту кирәк. Бала көткән хатын-кызларыбызга, сабый имезгән аналарга тотмау ярый һәм хәерлерәк тә тотмасалар. 
Хаста кешеләр дә тотмый. Өлкәннәребез, дару эчеп яки чирләү сәбәпле ризыктан өзелә алмаучылар бар, алар тотмый. Фидия сәдакасы бирергә тиеш булалар бу категория кардәшләребез. Әгәр ул кеше фидия сәдәкасын түли алмый икән, үзе фитр сәдакасына лаеклы, мохтаҗ кеше була.
Иң кызу, эссе вакытларда да, 2010нчы елларда да яңгырсыз җәйләрдә ураза тота алу бәхетенә ирештек. Курку түгел дә, бер шик бар сыман иде. Аллаһ Тәгалә рамазан ае җитү белән үзе көч-куәтен бирә, ышанычын бүләк итә. Бик эссе көннәрдә дә ураза тотканыбыз булды, хәзер инде тулысынча ямьле язга күчеп бетте Рамазан ае. Иркенләп тотсак та була хәзер. Нигъмәтеннән файдалар булсын!


Менә кызу, челлә җәй көннәрендә дә дип белгеләп үттегез, безнең әби-бабаларыбыз элеккеге ачлык, хәерчелек чорларында да, урак булган чакта да ураза тотканнар. Нинди генә газаплар, авырлыклар аша үтсәләр дә, изге намазларда булганнар! Мисал итеп үзебезгә куйсак та була.

Бер ханымның хаты су эчүгә, ифтардагы ризыкка багышланган. Җавап биреп китик әле, хәзрәт.

– Ифтар вакытында азан әйтелә, аннан соң инде су, җимеш белән авыз ачабыз да догаларыбызны кылабыз да ахшам намазын укыйбыз. Ахшам намазы безнең бер 10 минут чамасын ала. Ахшам намазыннан соң ифтарларыбызны кылабыз. Әлбәттә, ифтар безгә сихәт бирә, көч өстәп җибәрә. Бик күп ашарга кирәкми иң мөһиме! 
Кайнар ризык, салат ашыйбыз, чәй эчәбез аннан соң рәхәтләнеп һәм кинәнеп тәрәвих намазларын укыйбыз.

 
Сәхәр ашамаучылар да бар. Бу хәл ничек?

– Сәхәрне ашагыз, сәхәрдә – бәрәкәт бар! Бу турыда Пәйгамбәребез әйтеп калдырган. Суны күп эчегез. 


Интервью өчен бик зур рәхмәт, хәзрәт! Изге айдагы изге ниятләребез хак булсын, тоткан уразаларыбыз кабуллардан кылынсын, айларның солтаны булган, якынлашып килүче Рамазан аен исән-имин үткәрик.
Исән-сау булыгыз, исәнлектә күрешик!
Турыдан-туры эфирыбызның язмасын әлеге сылтама аркылы да кереп карый аласыз: https://vk.com/wall-31077111_53187

Әңгәмәне алып барды һәм язып алды Юлай НИЗАЕВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев