Тәһарәт алу тәртибе
Иң элек истинҗа кылына, ягъни бәдрәфтә хаҗәтне үтәгәннән соң, гаүрәт җирләр су белән нәжесләрдән пакьләнә. Комганны уң кул белән тотасы, пычранган җирләр фәкать сул кул белән юыла. Бәдрәфтән чыккач кулларны сабынлап юабыз һәм тәһарәт нияте әйтәбез: «Йә Раббым, тәһарәт алырга ният кылдым. Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләһиррахмәниррахиим».
Шуннан соң тәһарәт ала башлыйбыз:
Таһарәт алучы кеше истинҗалы булырга тиеш (истинҗа — бәдрәфкә барганнан соң гаурәт урыннарны юуу, нәҗестән пакълау).
1) Иң беренче куллар беләзеккә кадәр өч тапкыр юыла. Бармак араларында коры урын калмаска тиеш, бармакта йөзек булса, күчереп, асты юыла.
2) Уң кул белән авызга су алып, авыз чайкала (өч тапкыр). Өченчесендә башны күтәреп, тамак төбен дә чайкарга кирәк.
3) Уң кул белән борынга су алып, сул кул белән сеңгерелә (өч тапкыр).
4) Битне юабыз. Бит — маңгай чәчләреннән, колак яфракларыннан алып ияк астына кадәр өч тапкыр юыла.
5) Башта - уң кул, аннары сул кул өч тапкыр терсәккә кадәр юыла (терсәкнең артына да су тияргә тиеш).
6) Бер тапкыр башка мәсех кылына (мәсех — юеш кул белән сыпыру була): юеш чәнчә бармаклар белән колак эче уртадан башлап тышка таба, баш бармаклар белән колак арты сөртеп алына (бер тапкыр), калган өч бармакның арты белән муен арты мәсех кылына.
7) Иң элек - уң аяк, аннары сул аяк тубыкларга кадәр әйбәтләп юыла (өч тапкыр). Бармак араларында коры урын калмаска тиеш.
Югарыдагыларны үтәгән кеше тәһарәтле санала һәм ул намаз укый ала, Изге Коръән китабын кулына тота ала, шулай ук күз тиюдән, шайтаннар явызлыгы, төрле зәхмәт куркынычыннан имин була.
Тәһарат кайчан бозыла? Әгәр кеше кече яки олы табигый хәҗәтләрен үтәсә, арттан һава чыкса, тәннән кан, эрен, сары су акса, авыз тутырып косса, йоклап алса, исерсә, һуштан язса - тәһарәт бозыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев