Үзе дә күп кенә көйләр иҗат иткән, бик тә матур, нәфис тавышлы җырчы, сәнгать мәктәбендә укучыларның фортепьяно классы буенча остазы, нәзакәтле, чибәр, кайчан карасаң да елмаеп кына торучы чибәр ханым - Резеда Шәйдуллина бүген бездә кунакта. Балаларга музыка тәрбиясе, аның әһәмияте, үз тормышында музыканың урыны, роле, үткәннәр, бүгенге көн һәм...
Үзе дә күп кенә көйләр иҗат иткән, бик тә матур, нәфис тавышлы җырчы, сәнгать мәктәбендә укучыларның фортепьяно классы буенча остазы, нәзакәтле, чибәр, кайчан карасаң да елмаеп кына торучы чибәр ханым - Резеда Шәйдуллина бүген бездә кунакта. Балаларга музыка тәрбиясе, аның әһәмияте, үз тормышында музыканың урыны, роле, үткәннәр, бүгенге көн һәм киләчәккә бер караш - шул хакта сөйләшәбез без бүген аның белән.
Фортепьяно классында уку бик авыр
- Сәхнәдә фортепьяно артына утырып, тирә-якка моң дулкыны тараткан баласы белән горурлану әти-әни өчен бик-бик рәхәт. Әмма ул дәрәҗәгә җиткәнче, укучыга да, аның остазына да, ай-һай, күп тир түгәргә кирәктер.
- Сәнгать мәктәбендә, безнең фортепьяно классында уку бик авыр. Мин бу турыда балага да, әти-әнисенә дә беренче килгәндә үк әйтеп куям. Кая барганын бала аңлап килсен. Гадәттә, бала килер дә, тиз генә өйрәнеп, оста итеп уйный да башлар кебек тоела, алай барып чыкмагач, күңеле кайтырга мөмкин. Балалар дәресләргә йөри башлагач, әкренләп ачылалар. Кайсы сәләтле, әмма ялкаурак, кайсының, киресенчә, осталыгы бәләкәй, әмма үҗәтлеге, булдырам дип тырышуы аркасында ачылып китә. Иң элек укучы белән укытучы арасында контакт урнашырга тиеш. Безнең хәтта дәрес буе сөйләшеп кенә утырган вакытларыбыз бар. Чөнки аларның кайберләре нәкъ менә шул чагында ачылып китә, укытучыдан уңайсызлану, белмәүдән курку дигән әйбер китә. Гамма уйнау - туйдыргыч, күңелсез әйбер ул. Бүтән балалар чана тартып тауга киткәндә, аларга фортепьяно артына утырып, бармаклар җитезлеге, йөгереклегенә өйрәнергә кирәк. Мин укучыларыма, бераз уйнагыз да, урамга чыгып керегез, дип киңәш итәм. Әмма күнекмәләрне кабатлау гадәткә керергә тиеш. Бер генә көнгә дә кабатламый калу ярамый.
- Укучылар музыка тыңлап, шуны ялт кына нотага төшерә алалармы?
- Осталык тәҗрибә белән килә. Үскән саен укучылар шомара. Алар сольфеджио дәресләрендә диктантлар язалар. Мин аларга, тиздән 8 Март бәйрәме җитә дип, өй эше бирдем: һәр балага я җыр, я нәни генә пьеса язып килергә куштым. Үзем дә гаҗәпкә калдым: хәтта I класс укучысы булдырган. Ул миңа үз иҗат җимешен уйнап күрсткәч, мин аны нотага төшереп бирәм, әмма уйлаган, тырышкан, язган бит. Шундый иҗади биремнәр укучыларны үстерә.
- Сәнгать мәктәбенә балаларны программа буенча 7 яшьтән алу каралган. Шулай ук, кыз-улларын балалар бакчасыннан ук йөртә башлаучы әти-әниләр дә күп.
- Әйе, хәзерге программаларны кабул иткәнче, 4-5 яшьлек балаларны да алып киләләр иде. Сәнгать дөньясына бала никадәр иртәрәк килеп керсә, шулкадәр яхшырак дип саныйм мин. Әмма аларны кызыксындыру, эшләтү өчен бөтенләй башка алымнар, юллар эзләргә кирәк. Минем шул нәниләрне шкаф эченнән, өстәл астыннан тартып алган чакларым булды. Алдыма утыртып өйрәткән вакытлар бар иде. Кызыксындыру өчен дәресләрне уен формасында алып бару кулайрак. Ребус, кроссвордлар чишәбез, линейкалар буйлап сикереп баручы чыпчыклар рәсемнәре ясап, мажор, минор нинди була дип сөйләп аңлатам. Рояль турында, музыканың тылсымлы дөньясы, инструмент эчендә кемнәр яши дигән темаларга әкиятләр уйлап табып сөйлим. Иҗади булгангадыр - үз эшемне нык яратам. Балалар белән аралашу рәхәт. Укучыларымның үзләре тырышканнарын күрү тагын да рәхәтрәк.
- Кечкенәдән түгел, киресенчә, үсә төшкәч, әйтик, VI-VII сыйныфларда укыганда, тормышта миңа бу кирәк булачак бит дип, аңлы рәвештә, фортепьяно классына укырга килергә теләүче балалар да бардыр. Аларны мәктәпкә кабул итәсезме?
- Әгәр укытучының классында укучылары азрак, димәк, дәресләре кимрәк, вакыты җитәрлек икән - алырга мөмкин ул баланы. Миндә 18-20 укучы шөгыльләнә. Шуңа, андый бала белән эшләү өчен вакытым җитмәс иде. Ә өйдә мөстәкыйль өйрәнү өчен кыска гына киңәш-дәресләр биргән бар, әлбәттә. Укучы балалар гына түгел, үзлегеннән өендә өйрәнүче зур яшьтәге кешеләр бар арада. Теләге көчле, көн саен шөгыльләнә икән - булдырачак ул. Ә менә киләчәген музыка белән бәйләргә теләгәннәр мәктәптә укуларын алга таба да дәвам итә ала: профессиональ әзерләнү программасы буенча андый балаларны укырга керү өчен әзерлибез.
- Фортепьяно - ул зур урын сорый торган кыйммәтле инструмент. Аны алу һәркемнең дә көченнән килми, ә уйнарга өйрәнәсе килә...
- Әйе, инструментсыз балалар да бар класста. Алар бу мәсьәләне чишү юлын синтезатор алып тапмакчы була, әмма синтезатор - бөтенләй башка инде ул. Аның клавиатурасы башка, клавишаларга басу көче башка, яңгыраш бөтенләй башка. Фортепьянода бер үк клавишага ничек басуыңа карап, йомшак, тыныч нота да, көчле, ярсу нота да чыгарып була. Фортепьянода тере тавыш. Ә синтезаторда, ничек кенә бассаң да, шул бер үк синтетик яңгыраш.
- Дәресләрдә төрле жанрларны да өйрәнәсездер, ә балалар нинди көйләргә өстенлек бирәләр, җайлырак үзләштерәләр?
- Мультфильм көйләрен. Үзләре яраткан мультфильмнарның көйләрен өйрәнү аларга кызык та, күңелле дә. Безнең махсус шул көйләрдән генә әзерләнгән кичәләр оештырганыбыз да бар. Соңыннан балалар бакчаларына барып та ул кичәбезне күрсәттек әле. Нәни кыз-малайларның күзләрендәге очкыннарны күрсәгез шунда! Ә бер елны әниләр бәйрәменә "Бишек тибрәткәндә" дигән кичә әзерләдек. Анда нинди билгеле бишек җырлары бар, "Спят усталые игрушки"дан башлап, классикага кадәр - бар жанрдагы көйләрне барлап чыктык.
Һәр укучым үз баламдай якын
- Мөгаен, укучылар арасында оялчан, публикадан уңайсызланучы балалар да бардыр. Класста әйбәт кенә шөгыльләнә дә, башкалар алдында чыгыш ясар вакыт җиткәч, каушап, куркып кала торган?
- Бәләкәй чакта мин үзем дә нык оялчан идем. Сабантуй җитсә, җыр әзерли, аны кабатлый, өйрәнә идем дә, чиратым җиткәч, кача идем. Тамашачы алдында бар кеше дә чыгыш ясый алмый. Алдагы барьерны җиңү кирәк. Аның өчен укытучының да сизгерлеге, дөрес сүз таба, тынычландыра белүе мөһим, гаиләдә дә, аңлап, якыннарының ярдәм итүе кирәк. Ешрак чыгыш ясау зарур. Кунак килдеме - өеңдә уйнап күрсәт. Психологик әзерлек күп кирәк.
- Иҗади бәйгеләрдә каушап, уйный алмый кайткан укучыларга икеләтә авыр була: укытучысын да кыен хәлдә калдыра, үзе өчен дә хурлана.
- Конкурска бар кеше дә бара алмый. Анда катнашу дәрәҗәсенә кадәр үскән икән, димәк, ул көчле укучы. Бәйгеләрдән соң бергәләп анализ ясыйбыз. Укучыга беркайчан да начар чыгыш ясадың, дип әйтергә ярамый. Уңышсызлыкның сәбәпләрен ачыклау кирәк: кайсы урында туктап калды, ни өчен, бәлки, шул урыны шомартылмый калгандыр. Иң мөһиме - бәйгедә катнашу, дигәнне сеңдерергә тырышабыз.
Балаларны иҗади үстерү, күзаллауларын киңәйтү өчен конкурслар бик кирәк. Республика күләмендә уза торганнары аеруча зур әзерлек сорый. Бездә классик концертлар куелмый. Бәйгегә барган балалар симфоник оркестр, чын рояль күреп, рухланып, башка мәктәпләрдән килгән укучыларның ничек уйнавын тыңлап кайталар. Былтыр Чаллыда узган төбәкара пианиночылар конкурсында укучыларым - апалы-сеңелле Вәлиевалар - Мәдинә I дәрәҗә, Нәфисә дипломант булып кайттылар. Хәзер мәктәп эчендә дә бәйгеләребез күп. Бу уку елында мәктәптә үткәрелгән "Полифоник әсәрләр" бәйгесендә классымдагы 18 укучының 8е катнашып, өч I, өч II, бер III урын алдылар. Укучыларымның уңышларына чын күңелдән сөенәм. Һәрбесенә күп көч кертәм, тырышам. Һәркайсы кадерле, һәркайсы йөрәгемдә. Белем биргәндә, үз балама нинди мөнәсәбәттә булсам, аларга да шулай булырга тырышам. Әйткәнемчә, бик тырыш укучыларым да, кече яшьтән үк көй иҗат итүче сәләтле кызларым да бар, ялкаурак йөрүчеләр дә юк түгел. Мин аларга сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучым - Гүзәлия Хаҗиеваны гел үрнәк итеп китерәм. Гүзәлия ДЦП белән авырый, әмма үзе түгел, башта бүтән кешеләр турында уйлый торган искиткеч бала. Шулкадәр акыллы, ачык, йомшак күңелле. Класста салкын икән, фортепьяно артына утыргач, Резеда апа, өшемисеңме, шәлемне биреп торыйммы, дипләр тора торган иде. Фортепьянода уйнау аяк-кулларын язарга, киеренкелекне бетерергә ярдәм итмәсме дип, аны әнисе алып килгән иде. Бар көчен, күңелен салып бик тырышты ул. Махсус күнекмәләрнең дә файдасы тиде. Сәнгать мәктәбенең чыгарылыш кичәсендә дә, инвалидлар марафонында да сәхнәгә кадәр чыгып, бер дигән уйнады. Аның белән хәзер дә аралашып торабыз.
4 яшемдә уйный башладым
- Музыка-сәнгать дөньясына үзегезнең килеп керү тарихын да барлыйк әле.
- Ижау каласында яшәгәндә, 4 яшьләр чамасы булгандыр, балалар бакчасында тәрбиячеләребез төркемдәге балалардан ансамбль төзеде, мине фортепьяно артына утырттылар. Шул вакытта ук ошатып калганмын, күрәсең. Актанышка күченеп кайткач, әни мине сәнгать мәктәбенә алып килде. Сәрия апа Фәрдиева классында укыдым.
Сәнгатькә тартучы җепләрем күп булды минем. Бердән, әти гармунда уйный иде, әни - сәнгатькә гашыйк җан. Район мәдәният сараенда билет сатучы, костюмер булып эшләгәндә үзе дә сәхнәдән шигырьләр укый, халык театры куйган спектакльләрдә катнаша иде. Кунакханәдә эшләгәндә, танылган мәртәбәле шәхесләрне кунакка алып кайта иде. Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, театр артистлары, музыкантлар... Гөлзадә Сафиуллина, Рәгъде Халитов, Руслан Дәминов һ.б. Аларның сәнгать турында дөньяларын онытып сөйләүләре күңелгә сеңә баргандыр. Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршин җир"ен сәхнәләштергәндә уйнадым - театр сәнгате үзенә тарта башлады. "Агыйдел" ансамбле биючесе Роза апаның (Роза Идрисова, хәзер сәнгать мәктәбенең Сәфәр-Киров бүлекчәсендә эшли) "Җайдаклар", казах кызы, үзбәк кызы биюләрен дөньямны онытып карый идем - шулай биюгә мәхәббәт уянды. Рәсем ясарга яраттым - мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә арткы партага утырта иделәр дә, дәрес тыңлый-тыңлый альбом, стена газеталары ясый идем. Бу җепләрнең һәркайсы тартып торгандыр инде. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, нигәдер, фортепьяноны сайладым.
- Кызлар, гадәттә, артист булу, сәхнәдә йолдыз булып балку турында хыяллана. Ә фортепьяно белән йолдыз булу бик җиңел түгел, бигрәк тә авыл җирендә. Монда күбрәк педагог буларак ачыласың.
- Бәлки, остазым Сәрия апаның, минем кебек педагог буласың килмиме, дигән киңәш-тәкъдиме тәэсир иткәндер. Нәселебездә педагоглар бар, бәлки, шуның йогынтысыдыр. Бәлки, балалар белән аралашу, үзем белгәнне башкаларга җиткерү теләге булгандыр. Күңел хисләрен музыка аша әйтеп бирә алу да кызыктыргандыр. Мин Казан пединститутының музыка-педагогика факультетына укырга кердем. Монда уен коралларына да, вокалга да, дирижерлыкка да өйрәтәләр - музыка укытучысы әзерләп чыгаралар. Институтта укыганда да иҗат белән янып йөрдем. Казанда "Төзүчеләр" мәдәният сараенда Заһидә апа оештырган "Ялкын" ансамбле белән санаторийларда чыгыш ясый идек. Беренче тапкыр үткәрелгән "Татар җыры" бәйгесе шул чорда үтте, анда катнаштык. Төрле круизларга алып баралар, ял итүчеләргә концерт куя идек. Студентлардан алты кеше җыелып, җәйге ялларда төркем төзеп, беребез җырлый, беребез сөйли, беребез музыкант дигәндәй, авылларга концерт куярга чыгып китә идек. Авыл халкы көтеп ала, бик яратып кабул итә иде. Мин биим дә, җырлыйм да. Бик күңелле дә, кайсы юлдан китәргә, сукмакны кая таба борырга икәнен аңларга да ярдәм итә торган чор булган ул.
- Актаныш сәнгать мәктәбендә эшли башлавыгызга да 23 ел икән инде.
- Монда шөгыльләнү - минем өчен тормыш мәгънәсе. Музыка - ул күңел гармониясе. Елата да, туң йөрәкне дә эретә, күңелне дә күтәрә торган көчле сәнгать коралы. Музыкага битараф кеше юктыр ул. Шушы хакыйкатьне укучыларыма да сеңдерергә тырышам. Узган ел ВКонтакте сайтында "Юные виртуозы" дип исемләп, битебезне булдырган идек. Анда элекке укучыларымның да күбесе бар. Алар белән шуннан аралашабыз. Бәлки, кайчан да булса бар чыгарган укучыларымны җыеп, очрашып булыр дип ниятләп торам.
- Алга карап фикер йөрт, артка карап шөкер ит, диләр халыкта.
- Тормышта булган төрле вакыйгалар - һәммәсе дә нәрсәгә дә булса этәргеч. Очраган каршылыкларның берсе дә юкка гына булмаган. Хаталарда өйрәнеп эшләү өчен кирәк булганнары да бардыр. Бернәрсәгә дә үкенмим, Аллага шөкер, дип сөенеп, киләчәктән яхшыны гына өмет итеп яшим.
Алина Ярмиева: Фортепьяно классында 3 ел бик теләп шөгыльләнәм. Пьесалар, этюдлар, бишек көйләре өйрәнәбез. Резеда апа безгә һәрчак булыша. Үзем теләгәнчә уйный алмаган, арыган, шөгыльләнәсе килми башлаган, туйган вакытлар да була. Андый чакта, мин булдырам дип уйлыйм һәм булдырам.
Эльвина Фазлиева: Бәләкәйдән үк фортепьянода уйнарга кызыктым. Резеда апа классында инде 5 ел шөгыльләнәм. Төрле жанрлар белән танышабыз, көйләр, гаммалар өйрәнәбез. Ул дәресләрне әйбәтләп аңлата, дөрес уйнарга өйрәтә, югалып калсаң, әйтеп җибәрә, беркайчан да безне кычкырып ачуланмый, күңелне төшерми. Төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз. 2013 елда Казанда үткән "Джазовая капель" төбәкара фестиваль-бәйгедә III дәрәҗә дипломант, район сәнгать мәктәбендә узган "Полифоник әсәрләр" бәйгесендә җиңүче булдым. Бу җиңүләрдә остазымның өлеше бик зур.
Нет комментариев