Милләтебезнең йөзек кашы-татар көрәше!
Актаныш районы бик күп көрәш батырлары белән дан тота. Аларның күбесе мәртәбәле көрәш турнирларында тәрбияләнеп үсте. Беренче президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиев призына көрәш бәйгесе, атаклы көрәшчеләр Илфат Әнвәров Марсель Гыйлаев истәлегенә уза торган һәм башка көрәш ярышлары янына бүген тагын бер турнир өстәлде. 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар Фәттаховлар гаиләсе призы өчен бил алыша.
Бүгенге көрәш турниры Актанышның "Батыр" спорткомплексында район мәдәният сарае сәнгать әһелләренең татар халкын, милләтен данлаган җырлары белән башланып китте. Тантаналы ачылышта барлык яшь көрәшчеләрне, аларның остазларын район башлыгы, башкарма комитет исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде, бүгенге бәйгене оештыручылар - "Чишмә" агрофирмасы җитәкчесе, районның көрәш федерациясе башлыгы Энгель Фәттаховка, аның улы Илнар Фәттаховка милли спортыбызны үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Энгель Фәттахов көрәшчеләргә уңышлар теләде, аерым биеклекләргә ирешкән укучыларны хөрмәтләде һәм районыбызның көрәш буенча җыелма командасына махсус тектерелгән формалар бүләк итте.
- Балалар- бөтен өметләребез сездә! Сезне әйбәтләп тәрбияләп үстерсәк, стимул биреп көрәшергә өйрәтсәк, чемпионнар ясасак, киләчәктә көрәш мәйданыннан төшеп калмаячаксыз,- дип бәйгенең мөһимлеген билгеләп узды.
Илнар Фәттахов та бәйгенең ачылышына истәлекле бүләкләр белән килгән иде, аларны мәктәптә укыган елларында көрәш серләренә өйрәткән остазларына рәхмәтләрен белдереп тапшырды, көрәш чемпионатларында зур җиңүләр яулавының нигезендә тренерлар хезмәте ятуын әйтте.
Фәттаховлар гаиләсе призына уза торган көрәш турнирының баш хөкемдары- Илфир Әнвәров, баш сәркатибе Мәгъсүм Әхтәмов.
Ярыш барышында 12 үлчәү авырлыгында призлы урыннар билгеләнәчәк.
"Иң яшь көрәшче", "Җиңүгә омтылыш", "Иң матур алым күрсәтүче" номинацияләрендә дә бүләкләр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев